Арчада терлекчелеккә багышланган чираттагы семинар булды

2012 елның 19 декабре, чәршәмбе

Арча муниципаль районында терлекчелеккә багышланган семинар Кушлавычтагы сөт эшкәртү цехын караудан башланды. Мондый цехлар районда әлегә икәү генә, аның беренчесе алданрак Наласа авылында ачылган.

- Безнең хуҗалык зур түгел - 1700 гектар сөрүлек җире бар, - диде “Тукай” ширкәтенең башкаручы директоры Наил Зарипов хуҗалык белән таныштырып. - Орлыкларның 80 проценты калибрланган, 2,5 тонна оригиналь орлыклар алып кайттык, сортларны яңартырга исәп.

Цехта тәүлеккә 6 тонна чамасы сөт эшкәртәләр, өч сменада 9 кеше эшли. Җитештерүне арттырырга уйлыйлар, грант отканнар, яңа җиһазлар алачаклар. Ә менә шул 6 тонна сөтнең 4 тоннасын Шәледән алып кайтырга туры килә. Чөнки үзләрендә 70 кенә сыер бар. Таналар - 23, бозаулар - 80.

Утар Аты авыл җирлеге башлыгы Әхтәм Хәкимҗанов шәхси хуҗалыклардан җыйган сөтне дә шунда тапшыру турында сөйләшү алып барам, ди.

Менә шушы зур булмаган хуҗалыкны инвестор үрнәк хәлгә китермәсме дигән өмет, сүрелә-сүрелә булса да, һаман яшәп килә әле. Зурдан булмаса да, уңай якка бераз үзгәрешләр бар. Кушлавычта терлекләр бөтенләй беткән булган. Бер торакны ремонтлап бозаулар күчергәннәр. Иске Җөлбидә дә, Кушлавычта да бозаулар, таналар көр, тәрбия начар түгеллеге күренеп тора. Әмма күп эш ат, кул көче белән башкарыла. Бозау караучы Гөлфирә һәм Данил Исмәгыйлевлар көннәр буе фермадан кайтып керми, уллары да булышырга килә икән. Соңгы вакытта түләү мәсьәләсе җайга салынды, диләр. Исмәгыйлевлар соңгы айда 27 мең сум акча эшләгән. Сыер савучыларныкы 12 мең сум чамасы чыга.

Үзе ферма мөдире дә, ветеринария белгече дә булган Габделбәр Галимуллинның тырышлыгын әйтеп үтәргә кирәк, ул бозаулар сәламәт үссен өчен кибеттән витаминнарга кадәр ташый.

Шиһабеддинов крестьян-фермер хуҗалыгында ферманы үзгәртеп кора башлаганнар. Җитәкчесе Мөнир Шиһабеддинов терлекләрне 200 башка җиткерәбез, ди.

Ильяс Фәттахов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International