Акча фермада һәм шәхси хуҗалыкларда

2012 елның 19 декабре, чәршәмбе

“Заиковский” хуҗалыгы җитәкчесе Радик Фаттаховның болай дип әйтергә, чыннан да тулы хакы бар. Бу хуҗалык бүгенге көндә дәүләткә 6000 килограмм сөт озата.

Аның амбары тулы икмәк, фермасы тулы мал-туар. Быелгы уңышны, мөгезле эре терлек ите, сөт җитештереп сатудан кергән акчага хуҗалык казнасын, аның матди техник базасын ныгытуга һәм хезмәтчәннәрнең социаль хәлен яхшыртуга зур өметләр баглый. Биредә эшләгән 80 кешегә хуҗалык ай саен хезмәт хакын түләп бара.

Мал үстереп, сөт җитештереп сатудан гына да биредә ай саен шактый табыш алалар. Аңлашыла, бу да үзлегеннән генә килми, малларны тиешле дәрәҗәдә тәрбияләү нәтиҗәсе булып тора. Әйтик, быел биредә һәр малга 40 центнер азык берәмлеге хәзерләнгән. Моны 1300дән артык баш малга исәпләгәндә, никадәр икәнен чамалау авыр түгел.

Әйе, акчаны эшләп таба да, аны файдалы, нәтиҗәле итеп тота да беләләр Әтрәкледә. Шуңа да эшләр дә елдан-ел алга бара. Быел биредә хуҗалык хезмәтчәннәренә булышлык итү йөзеннән хуҗалык җитәкчесе фәрманы нигезендә хуҗалыкта яхшы эшләгән хезмәтчәннәргә бушка үгез бозаулар да өләшенгән. Бу кышкы чорда хуҗалыкта эш кимегәнлектән, механизаторларга һәм башка хезмәтчәннәргә ярдәм күрсәтү өчен эшләнә. Аннары хуҗалык пай җиренә ашлыгын бирә, сезонында эшләгән кешегә печәнен, ашлыгын мул өләшә. Шул ашлыкны малга ашатып үгезне үстереп 60 мең сум акча эшләргә була. Бу инде үз чиратында бозау алган кешеләр кыш көне ай саен 3 мең сум күләмендә акча эшлиләр дигән сүз. Хезмәтчәннәр эшсез дә ятмыйлар, аларга өстәмә керем дә керә. Хуҗалык хезмәтчәннәргә ике елга, ягъни бурычны кичектереп түләү шарты белән каплатылган тана да бирә. Бу да инде хезмәтчәннәрне, авылдашларны кайгырту дигән сүз.

Хуҗалык бүгенге көндә узган ел белән чагыштырганда бер тонна сөтне артык җитештерә. Сөтне Екатеринбургтан килеп алалар. Сөт бәясе дә республиканың сөт эшкәртү заводларына караганда югары, ягъни ваминлыларныкына караганда ике сумга артык, ул 12,50 сум тәшкил итә. Хуҗалыкта терлекче, савымчы проблемасы юк, савымчыларның ялга киткәнен башка савымчы көтеп тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International