Татарстан аграрчылары продуктларны өйгә китереп бирүгә күчәләр

2020 елның 30 марты, дүшәмбе

Дөньяда барлыкка килгән үзгәрешләргә бәйле рәвештә, Татарстан аграрчылары яңа форматта эшли башладылар. Кафе һәм рестораннар кебек алар да продуктларны өйгә китереп бирүгә күчәләр. Шундый эш режимына беренчеләрдән булып «Түбән Кама» кулланучылар кооперативы күчте.

«Яңа COVID-19 коронавирусы инфекциясен кертү һәм тарату куркынычын киметү буенча кертелгән чараларга, үз-үзеңне изоляцияләү буенча күрсәтмәләргә бәйле рәвештә, «Түбән Кама» кулланучылар кооперативы 29 марттан чистартылган яшелчәләрне һәм тарткычтан чыгарылган итне (ит фаршын) өйгә китереп бирә башлады. Әлегә Чаллы шәһәреннән 2 заявка һәм Түбән Кама шәһәреннән 2 заявка алынды», – дип сөйләде кооператив идарәчесе Илдар Эгамбердиев.

Продуктларга, аерым алганда: бәрәңге, кәбестә, чөгендер, кишер, башлы суганга, яшелчәләрдән аш җыелмаларына, вакланган яшелчәләр һәм «А» категориясендәге ярымфабрикатларга заказларны әлегә Чаллы һәм Түбән Кама кешеләре генә заказ бирә ала, заказларны pknzk.ru сайты яки 8-800-700-87-71 телефоны аша бирергә мөмкин.

Илдар Эгамбердиев, элек «Түбән Кама» кулланучылар кооперативының продукциясе балаларны тукландыру оешмалары учреждениеләренә китерелә иде, учреждениеләр ябылуга бәйле рәвештә, предприятие югары сыйфатлы яшелчәләрне һәм ит продукциясен аерым кулланучыларга да китереп бирә башлады, дип аңлатты. Барлык продукция үзебездә – Татарстанда җитештерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International