Бүген Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Кама Тамагы районына эш сәфәре белән килде һәм агрофирмаларда машина-трактор паркларының әзерлеге белән танышты. Аның белән бергә район башлыгы Наил Вазыйхов йөрде.
Баланс комиссиясе составында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы район авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең 2020 елгы язгы кыр эшләрен уздыру планнарын кабул итүдә катнашты.
«Районның киләчәге яңа технологияләрне гамәлгә кертүгә бәйле. Югары технологияле комплексларЮ азык әзерләү үзәкләре төзергә, терлекләрне карау, аларны тукландыру программаларын эшләргә кирәк. Бу юнәлештә район күрше Тәтеш, Буа һәм Апас районнарыннан калыша әле», – диде Марат Җәббаров.
Вице-премьер агрофирмаларның ачылмаган резревларын билгеләп үтте: филиале №1 АФ «Камский» агрофирмасының 1 нче филиалында (2019 елдагы продуктивлык – 2319 кг), «Бортас» АФ ҖЧҖендә (продуктивлык – 2977 кг), «Олы Кариле» АФ ҖЧҖендә («КВ-Агро» АҖ) (продуктивлык – 2039 кг).
«Сөтнең табышлылыгын арттыру өчен безгә аның продуктивлыгын күтәрергә кирәклеген онытмаска кирәк. Ә моңа бары тик терлекләрне баланслы продуктив тукландыру, яңа алдынгы технологияләр кертү юлы белән генә ирешергә мөмкин», – дип ассызыклады министр.
Игенчелеккә килгәндә, район ашлык буенча рейтингта 42 урында, уңдырышлылык – 18,0 ц/га (ТР буенча – 27,2 ц/га).
«Шулай ук азык культураларының продуктивлыгы буенча да сораулар бар. Бер баш хайванга 2,2 га азык культурасы туры килә, ә норма – 1,4 гектардан артык түгел. Азык культураларының мәйданы 6,6 мең гектарга артыграк. Берничә еллык, иске күпьеллык үләннәрнең продуктивлыгы да түбән – 40% тәшкил итә», – дип, үзенең борчылуын белдерде министр.
Районда шулай ук бу ел уңышы өчен минераль ашламалар туплау буенча да проблемалар бар – бер гектарга 27,2 кг тупланган (ТР буенча 42,2 кг) – бу уртача республика күләменнән түбән. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы гектарга 70 кг минераль ашлама туплау буенча куелган бурычны үтәргә кирәклеген искәртте.