Әнә шул максат белән ел башында җаваплылыгы чикләнгән “Алан” ширкәте “Сакчыл җитештерү” программасын тормышка ашыра башлаган иде. Бу барлык – төр авыл хуҗалыгы продуктларын җитештерүне арттыру, чыгымнарны киметү өчен югалтуларны минимумга калдыру, икътисадый яктан уйланылган чыгымнар гына тотып, булган ресурсларны сакчыл файдалану, чыгымнарга төгәл учет алып бару дигән сүз. Мәсәлән, 14 декабрь көнне үзенең базасында районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, терлекчелек белгечләре өчен семинар-уку уздырган бу хуҗалык әлеге программа нигезендә терлек үлемен узган ел белән чагыштырганда 21% ка киметә алган. Хуҗалыкта 11 айга бер шартлы терлеккә уртача 600 сумлык ветеринар препарат тотылган. Ит җитештерүдә югары күрсәткечләргә ирешеп, җитештерү циклын кыскарта алганнар. Фермаларда терлекчеләргә эш вакытында хронометраж уздырылган. Эш вакытын нәтиҗәле файдалану өчен технологик процессларны җиңеләйтү максатыннан төрле чаралар кулланылган.
Пилот проекты буларак бу хуҗалыкта барлык нарядлар автоматлаштырылган хәлдә lC версиясе буенча эшләнә. Монда һәрбер центнер азык берәмлеге, һәр бер эш сәгате һәм чыгымнар айлап бүленә һәм төгәл планлаштырыла. Семинар-укуда катнашкан һәм чыгыш ясаган ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Айдар Сәлахов әйтүенчә, бюджетны алдан планлаштыру программасы ярдәмендә моңарчы күреп бетермәгән югалтуларны ачыкларга һәм продукциянең үз кыйммәтен киметергә мөмкин булачак. lC версиясен өйрәнү, әкренләп гамәлгә кертү әлегә Теләче һәм Балтач районнары хуҗалыкларына гына ышанып тапшырылган. Дөрес, бюджетны планлаштыру программасын кертү җиңел бармый. Хуҗалык җитәкчесе Хәбир Фәсхетдинов та, бухалтерия хезмәткәрләре дә, аларны мәгълүм программаның нечкәлекләрен өйрәтүче “Нети” компаниясе вәкиле Андрей Макаров та яңа елда lC версиясенә тулаем төшенеп бетәчәкләренә ышанды. Яңа программа терлекчелеккә генә түгел, инженерия, өлкәсенә дә, башка төр тармакларга да кертеләчәк. Әлегә ул терлекчелек өлкәсен генә колачлый. Биредә терлекчелек тармагына зур игътибар бирелә. 11 айга барлык акча кеременең 81 %ын терлекчелек продукцияләре сатудан кергән. Терлекчелектә кеше факторы зур роль уйный. Биредә сөт җитештерүне арттыру өчен савымчылар арасында ярыш оештырылган. Һәр ай саен айлык эшкә нәтиҗә ясалып өч урын билгеләнә. Шулай ук югары сорт белән сатылган сөтнең беренче сорт бәясе аермасының 10 % ы премия итеп бирелә. Һәрбер чиста сыерга 60 сум хисабыннан премия бирү каралган. Бәяләр 4611 мең сум минималь хезмәт хакыннан чыгып исәпләнгән.
Семинар укуның практик өлеше Алан товарлыклы-сөтчелек комплексында башланып китсә, теоретик өлеше район хакимиятенең утырышлар залында дәвам итте. Һәр ике өлештә дә чыгыш ясаучылар ресурсларны сакчыл файдалану, чыгымнарны киметү һәм төгәл учет алып бару кирәклеген ассызыклады. Йомгаклау сүзе белән чыккан муниципаль район башлыгы Илдус Зарипов җитәкчеләр һәм белгечләр алдына конкрет бурычлар куеп, пилот проекты булган lC версиясен гамәлгә кертү буенча министрлык тарафыннан күрсәтелгән ышанычны аклаячакларын әйтте.
Фәнил Нигъмәтҗанов