Тиздән иң үрнәк мәктәп яны участокларының исемнәре билгеләнәчәк. Җиңүчеләр 100 мең сум күләмендә грантка лаек булачак.
Белем бирү оешмалары арасында иң яхшы мәктәп яны участогы исеменә конкурс ел саен апрельдән октябрьгә кадәр үткәрелә. Бәйге нигезләмәсе буенча укыту-тәҗрибә участогы булган, авыл хуҗалыгы өлкәсендә тикшеренү эше алып баручы һәм фәнни оешмалар белән элемтәдә торучы мәктәпләр катнаша ала.
Әлеге конкурс авыл мәктәпләрен АПК, фәнни-тикшеренү һәм башка һөнәр бирү оешмалары белән элемтәсен ныгытуга юнәлдерелгән.
Җиңүчеләрне исә оештыру комиссиясе билгели. Алар килгән эшләргә бәя бирү белән беррәттән участокларны да барып тикшерә.