17-27 гыйнвар көннәрендә Алмания башкаласы кабат авыл хуҗалыгы өлкәсендәге казанышларны демонстрацияләү мәйданына әйләнәчәк. Биредә 78 нче тапкыр “Яшел атна-2013” халыкара агросәнәгать күргәзмәсе узачак.
Әлеге мәртәбәле күргәзмәдә Татарстанны “Вамин-Татарстан”, “Ак Барс” холдинг компаниясе” (“Пестречинка”), “Татспиртпром”, “Казан май сыгу заводы” ААҖ, “Агросила групп” ЯАҖ (“Чаллы-Бройлер”), “Татарстан кулланучылар берлеге”, “Майский” теплица комбинаты” ҖЧҖ һ.б. предприятиеләр тәкъдим итәчәк.
Күргәзмәдә азык индустриясе товарларының тулы спектрын күреп булачак. Шушында ук орлыклар, авыл хуҗалыгы өчен җиһазлар, теплицалар да тәкъдим ителәчәк.
Халыкара күргәзмә программасында сәүдә, урманчылык һәм ландшафт проектлавы продукциясе демонстрациясе, симпозиумнар, семинарлар һәм форумнар урын алачак.
“Яшел атна”ның рәсми ачылышы 17 гыйнварга, ә Россия павильонын ачу тантанасы 18 гыйнварга билгеләнгән.