9 декабрдә Биектау районы “Крутушка” санаториесында Яшь эшмәкәр мәктәбе тәмамланды. Анда бөтен республикадан 70 тән артык бизнесмен һәм эшмәкәрлек юлына аяк басарга теләүчеләр катнашты.
Чараны “2011-2015 елларда Татарстан Республикасының авыл яшьләре” озак вакытка исәпләнгән максатчан программасы кысаларында “ТР аграр яшьләр берләшмәсе” төбәк иҗтимагый оешмасы оештырды.
Ике көн дәвамында яшь эшкуарлар өчен махсус тренинглар, семинарлар оештырылган, аларны югары квалификацияле бизнес-тренерлар уздырган. Алар барысы да яшьләрнең идарә сыйфатларын һәм шәхси нәтиҗәлелеген арттыруга, шәхси эш ачып җибәрү өчен гыйлемнәрен баетуга юнәлдерелде.
Мәктәп кысаларында ТР аграр яшьләр берләшмәсенең район һәм беренчел бүлекләре җитәкчеләренең эшче киңәшмәсе үтте. Анда эш планнары, йомгаклары, “Социаль проектлаштыру” конкурсы нәтиҗәләре турында фикер алыштылар.
Барлык катнашучыларга мәктәптә белем алу турында сертификат тапшырылды.