«Көрәш» буенча Татарстан җыелма командасы Россия Чемпионатында һәм беренчелегенә үткәрелгән ярышларда беренче урын яулады

2012 елның 10 декабре, дүшәмбе

2012 елның 9 декаберендә Казанда “Көрәш” буенча Чемпионат һәм Россия беренчелегенә ярышлар узды.  Бәйге “Ак барс” көрәш сараенда ике көн дәвамында барды.

Нәтиҗәдә Татарстан батырлары командасы беренче урынны яулады һәм 12 алтын, 2 көмеш, 1 бакыр медальгә лаек булды. Икенче һәм өченче урыннарны Башкортстан белән Ханты-Мансиский өлкәсе җыелма командасы бүлеште.

19 яшьтән югарылар арасында, 2011 елдагы кебек Татарстан беренче калды, икенче урын Башкортстан командасында, ә “бакыр” медальне Пермь крае алып кайтып китте.

Зурлар арасында Нәфис Миңнебаев (60 кг), Айдар Нәҗмиев (65 кг), Руслан Нургалиев (70 кг), Ринат Хәйретдинов (80 кг), Ришат Гәйнетдинов (85 кг), Раил Нургалиев (90 кг) һәм Лениз Абдуллин (100 кг) батыр калды.

Яшүсмерләр арасында алтын медальгә Илназ Дәүләтшин (50 кг), Марат Купкенов (55 кг), Артур Җиһаншин (60 кг), Искәндәр Мортазин (65 кг) һәм Азат Кавиев (80 кг) лаек булды.

Ярышта җиңүчеләрне  мактау кәгазьләре, медальләр һәм акчалата бүләк белән тәбрик иттеләр. Исегезгә төшерәбез, чемпионатта 36 регионнан 245 спортчы катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International