Бүген Әлмәттә узган семинар-киңәшмәдә кече хуҗалыкларны үстерү һәм авылда хезмәт активлыгын күтәрү буенча башкарылган эшләргә нәтиҗә ясалды. Шуның белән ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм ТР Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов катнашындагы зональ очрашулар сериясенә нокта куелды.
Семинарда катнашучылар пленар өлештән соң Габдрахман авылында авыл хуҗалыгы ярминкәсендә булды. Биредә нефтьчеләр һәм җирле район җитештерү кооперативы ярдәме белән авыл хуҗалыгы продукциясен сатучылар өчен уңай шартлар тудырылган.
Семинарда катнашучылар Яңа Нәдер авылында Камаловның “Сихәт” крестьян-фермерлык хуҗалыгы эше белән танышты. Хуҗалыкта - 100 кәҗә. Ферма “Татнефть” ААҖ ярдәме белән төзелгән. Узган ел биредә 22 тоннадан артык кәҗә сөте җитештерелгән, шулай ук Әлмәт сәүдә нокталарына кымыз чыгарыла. Кунаклар шулай ук “Авыл сөте” сөт җитештерү цехында, район җитештерүчеләр кооперативы конторасында, Әлмәттә авыл хуҗалыгы ярминкәсендә булды.
Киңәшмә башланганчы Фәрит Мөхәммәтшин журналистларга биргән әңгәмәсендә, Бөтендөнья сәүдә оешмасы шартларында җирле авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре дәүләтнең җитди ярдәменә мохтаҗ, дип билгеләп үтте. “Ил төбәкләре тармакны модернизацияләү һәм инновацион технологияләрне кертү буенча системалы эш алып бару өчен бар булган ресурсларны файдаланырга тиеш, - дип ассызыклады ТР Дәүләт Советы Рәисе. – Әмма Федераль үзәк авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә ярдәм итү буенча үз сүзен әйтергә тиеш”.
Зональ семинар-киңәшмәдә республиканың көньяк-көнчыгыш һәм Кама аръягы зонасыннан 15 район башлыгы катнашты.
Фәрит Мөхәммәтшин чараны ачканда, республиканың нефть зонасында җирле хакимият белән нефтьчеләр арасында яхшы мөнәсәбәтләр урнашкан дип билгеләп үтте. “Алар аграр секторны үстерергә, арзан бәядән ягулык-майлау материаллары алырга, фермалар төзергә, авыл хуҗалыгы базарларын төзекләндерергә ярдәм итә”, - дип билгеләп үтте парламент җитәкчесе.
Авыл җирлекләре башлыкларыннан сораштырылган мәгълүматларга караганда, кече хуҗалык үсешенә артык продукцияне сату оештырылмау факторы комачаулый. Марат Әхмәтов фикеренчә, бу вәзгыятьтә кулланучылар кооперациясенең роле бәяләнеп бетми. Республика башкаласы янында яшәүче авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре өчен якын арада Казанда агропромпарк ачылу отышлы булачак. Тиздән шундый ук мәйданчык Чаллыда да барлыкка киләчәк.
Киңәшмәдә Фәрит Мөхәммәтшин авыл җирлекләре территорияләрендә салым җыю мәсьәләсен күтәрде. Ул салым органнары вәкилләренә муниципаль идарәләргә ярдәм итүләрен сорап мөрәҗәгать итте.
Чара ахырына якынлашканда, Фәрит Мөхәммәтшин белән Марат Әхмәтов республиканың 12 районының иң яхшы авыл җирлеге, иң яхшы шәхси ярдәмче хуҗалык, гаилә фермасы һәм кооператив республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде. Һәрберсенә 50 мең сум күләмендә акчалата премия тапшырылды. ТР Дәүләт Советы Рәисе республика җитәкчелеге исеменнән авыл җирлекләренең иң актив һәм уңышлы башлыкларына тагын бер тапкыр рәхмәт белдерде.