Авыл яшьләре өчен Яшь эшмәкәр мәктәбе узачак

2012 елның 3 декабре, дүшәмбе

7 нче декабрьда Биектау районы “Крутушка” санаторие базасында республиканың Аграр яшьләр оешмасы оештырган Яшь эшмәкәр мәктәбе ачыла. Дәресләр “2011-2015 нче елларга ТРның авыл яшьләре” озак вакытлы максатчан программасына нигезләнеп уздырыла.

Биердә республика районнарыннан авылда бизнес белән шөгыльләнүче яки шөгыльләнергә теләүче 80 яшь эшмәкәр өчен дәресләр узачак.

Чара кысаларында бизнес-тренерлар белән тематик мастер-класслар, “Авылда бизнес” семинары, идарә итү һәм эшмәкәрлек күнекмәләрен үстерү өчен тренинглар узачак.

Шулай ук ТР Аграр яшьләр оешмасының рейон һәм беренчел бүлек җитәкчеләре белән киңәшмә оештыру планлаштырыла, анда эш нәтиҗәләре, планнары һәм “2012 нче елда авылда социаль проектлау” конкурсының нәтиҗәләре сөйләшенәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International