Рөстәм Миңнеханов муниципаль район башлыкларын фермаларга ешрак йөрергә чакырды

2012 елның 1 декабре, шимбә

Быел Татарстан агросәнәгать комплексында продукция күләме 155 млрд. сум тәшкил итә. ТР Хөкүмәт йортында узган республика киңәшмәсендә ТР Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов шулай дип белдерде.

Киңәшмәне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде, анда шулай ук ТР Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты.

Татарстанда 3,2 миллион тонна ашлык, 2,1 млн. тонна шикәр чөгендере, 1,4 млн. тонна бәрәңге җитештерелде, дип белдерде Марат Әхмәтов. Республикада 530 мең гектарга көзге культуралар чәчелгән. Туфракта дым күләме 200 мм дан күбрәк. “Бездә күптән туфракта шулкадәр дым булганы юк, бу июль корылыгыннан котылу мөмкинлеге бирә”, - дип билгеләп үтте ул.

ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры район башлыкларына Россиянең Бөтендөнья сәүдә оешмасына керүе сәбәпле, киләсе елда минераль ашламалар бәясе көйләнмиячәк, шуңа күрә Яңа елга кадәр аны алып кую зарур. Терлекчелек өчен җитди борчылулары булуын белдерде. Дуңгызчылык өлкәсендә ит бәясе 50 сумга кадәр кимегән. Ул шулай ук терлекчелек өлкәсе хезмәткәрләренең хезмәт хакы түбән булуын да әйтте.

“Һәр өченче хуҗалык минималь хезмәт хакы турындагы федераль законны боза”, - диде Марат Әхмәтов. Татарстан Президенты йөкләмәсе буенча югары квалификацияле авыл хезмәткәрләре өчен 100 әр мең сум күләмендә 500 грант расланды, дип белдерде ул.

“Инвестор бармы яки юкмы, нинди генә хуҗалык булмасын, ул зона өчен сез җаваплы, - дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов район башлыкларына. – Барлык технологияләрне дә үтәү зарур, бу бигрәк тә терлекчелек тармагына кагыла”. Республика муниципаль районынының һәр җитәкчесе производстводагы хәлләрне белергә һәм анда даими булырга тиеш, дип асызыклады Татарстан башлыгы.

“Татарстанда сөт күләмен киметү өчен бернинди нигез юк, бу бары тик технологик мәсьәләләр генә”, дип белдерде республика Президенты. Ул шулай ук республикада терлекчелек тармагы өчен азык проблемасы юк, дип билгеләп үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International