12 февральдә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы коллегиясе кысаларында республиканың агросәнәгать комплексын үстерүгә саллы өлеш кертүчеләр Россия һәм Татарстан Республикасы бүләкләрен алдылар, болар түбәндәгеләр:
«Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» Ордены белән Хәйруллин Айрат Нәҗип улы бүләкләнде (вафатыннан соң) - Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты, Аграр мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Орденны Айрат Хәйруллинның әтисе - Нәҗип Хәйруллинга тапшырды.
Авыл хуҗалыгы өлкәсендәге казынышлары һәм озак еллар уңышлы эшләгәне өчен Мактау Ордены белән Барис Гафуров бүләкләнде - Цильна» ҖЧҖ
«Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» Ордены белән Алексеевск районының «РОДИНА» колхозы рәисе Ильяс Әхмәтов бүләкләнде.
«Фидакарь хезмәт өчен» Татарстан Республикасы медальләре белән «Теләче Агро» ҖЧҖ баш агрономы Габдулла Заһидуллин һәм Тукай районының «Ярыш» АХП ҖЧҖ директоры Рәсим Шәйхаттаров бүләкләнделәр.
«Татарстан Республикасының атказанган агрономы» Мактаулы исеме Валерий Андреевка – Буа районының «Дружба» ҖЧҖ әйдәүче агрономы һәм Кайбыч районының «Золотая Нива» агрофирмасы” ҖЧҖнең Закиров ис. аграр бүлекчәсеннән Ринат Гыйльмановка бирелде
«Татарстан Республикасының атказанган терлекчесе» Мактаулы исеме: «Нурлат-Сөте»ҖЧҖнең машина белән сыер саву операторы Ирина Артамоновага, Спас районының «Нургалиев Каюм Вәгыйз улы» КФХсының машина белән сыер саву операторы Вера Битуновага һәм «АЗНАКАЙ» агрофирмасы” сөт-товар фермасының «Урманай» бүлекчәсе мөдире Миңнезөһрә Ибраһимовага бирелде.
«Татарстан Республикасының атказанган механизаторы» Мактаулы исеме: Борис Шишкинга – «Аксубай» агрофирмасының «Караса» бүлекчәсе тракторчысы һәм Арча районының «ВАТАН» агрофирмасы механизаторы Марат Сафинга бирелде.
«Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре» Мактаулы исеме: Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының эшләр башкару һәм контроль бүлеге башлыгы Роза Баһаутдиновага һәм Кукмара районының «Шакирова Лилия Рәфкать кызы» КФХ башлыгы Шакирова Лилиягә бирелде.