Яр Чаллыда каз ярминкәсе үтәчәк

2012 елның 29 ноябре, пәнҗешәмбе

2012 нче елның 15 һәм 22 декабрь көннәрендә Яр Чаллы шәһәрендә каз сатучыларның зур ярминкәсе булачак. Сәүдә урыны итеп, узган елдагы кебек, Азатлык мәйданы сайлап алынган.

Ярминкәгә шәхси эшмәкәрләр, азык-төлек һәм эшкәртү сәнәгате оешмалары, кошчылык белән шөгыльләнүче фермерлар, шәхси ярдәмчел хуҗалыклар чакырылган.

Ярминкәдә авыл хуҗалыгы продукциясе белән сату итәргә тиешле документлары булган хуҗалыклар гына катнашачак.  

Яр Чаллы шәһәре мэриясе матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International