Рөстәм Миңнеханов «ТатАгроЭкспо» күргәзмәсендә авыл хуҗалыгы казанышларын бәяләде

2020 елның 12 феврале, чәршәмбе

Бүген  Татарстан  Республикасы  Президенты  Рөстәм  Миңнеханов «Казан Экспо» күргәзмә  үзәгендә  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгының Агросәнәгать форумы  кысаларында  ачылган «ТатАгроЭкспо» махсуслаштырылган күргәзмәсендә булды. аның  белән  бергә  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры Марат Җәббаров йөрде.       

Татарстан  Республикасы  Президентына заманча  авыл  хуҗалыгы  техникасын, җайланмалар  һәм запас частьләр  күрсәттеләр.  Ул  шулай  ук  республиканың   аквакультура хуҗалыклары  эше  белән  танышты,    крестьян-фермер хуҗалыкларының  һәм  авыл  хуҗалыгы  кулланучылар  кооперативларының  продукциясен  бәяләде.    

Моннан  тыш, Рөстәм Миңнеханов Бөек Җиңүнең 75 еллыгына һәм ТАССРның  100 еллыгына  багышланган    стендларны  карап  чыкты, аларда  агросәнәгать комплексының казанышлары һәм  авыл  хуҗалыгы өлкәсенең  үсеше  чагылдырылган.  Әйтергә кирәк,  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы да  100 еллыкка әзерләнә, 1920  елның  27 маенда  Игенчелек  буенча  халык    комиссариаты  төзелгән.    Ел дәвамында  барлык  авыл  хуҗалыгы  ветераннарын  котлау  планлаштырыла.  

«Авыл  хуҗалыгының  барлык  тармакларын  чагылдырган  күргәзмә  өч көн  буена  эшләячәк,  биредә  техника һәм эшкәртү җайланмаларыннан алып,    орлыкчылык  өлкәсендәге фәнни казанышларга һәм авыл  хуҗалыгы  продукциясенә  кадәр күрсәтелгән. Татарстаннан, Россиянең  башка төбәкләреннән барысы 150дән артык   экспонент урнаштырылган», - дип сөйләде Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы  башлыгы  Марат Җәббаров.

Аның  әйтүенчә,  өч  көн эчендә  күргәзмә  эшендә 10 меңләп   кеше  катнашачак. «Казан Экспо» агрокүргәзмәсе   12 февральдән 14 февральгә кадәр эшли. Форум кысаларында  күләмле  эш программасы каралган, аның  белән  сылтама буенча  танышырга  мөмкин.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International