ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы “Иң яхшы белгеч” дип аталучы бәйге игълан итә

2012 елның 29 ноябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы “Агросәнәгать өлкәсендә эшләүче иң яхшы белгеч” дип аталучы бәйге игълан итә. Конкурсның максаты - авыл хуҗалыгы өлкәсендә хезмәт итүчеләрнең  һөнәрен популярлаштыру.

Бәйгедә авыл хуҗалыгы тармагында эшләүче агрономнар, инженер-механиклар, зоотехниклар, мал табиблары, экономист, бухгалтерлар катнаша ала. Республика буенча конкурста җиңүчеләр 500 белгеч 100 мең сум күләмендә грантка лаек булачак.

Конкурсның шартлары буенча, хезмәткәрнең үз белгечлеге буенча эш стажы 3 елдан да ким булмаска, югары, тәмамланмаган югары, яки урта һөнәри белеме, яхшы эш күрсәткечләре булырга тиеш.

Бәйгедә канашу өчен гаризаны 2013 елның 1 октябреннән дә соңга калмыйча тапшырырга кирәк. 1 октябрьдән 15 декабрьгә кадәр конкурсның сайлап алу туры үтәчәк һәм җиңүчеләрнең исемнәре билегеле булачак.

Бәйгенең шартлары белән тулырак биредә таныша аласыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International