Бүген Кукмара муниципаль районында 2019 елда социаль-икътисадый үсеш йомгаклары һәм 2020 елга бурычлар билгеләү буенча депутатлар Советы утырышы узды, утырышта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров катнашты.
Утырыш башланганчы рәсми затлар Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды тарафыннан социаль ипотека программасы буенча төзелгән 21 фатирлы торак йортны карап чыктылар, шулай ук икмәк әйберләре җитештерү белән («Юнысов Р.К.» ИП) таныштылар.
Авыл хуҗалыгы тармагына йомгаклар ясап, утырышта соңгы елларда сөт терлекчелегенең уңышлы үсүен билгеләп үттеләр. 2019 елда барлык категория хуҗалыкларда 1,9 млн тонна сөт җитештерелгән. Татарстанда бу юнәлешнең үсүенә предприятиеләр тарафыннан дәүләт ярдәме программалары буенча терлекчелек объектларын төзү проектларын гамәлгә ашыру ярдәм итә.
Кукмара районы икътисадында авыл хуҗалыгы предприятиеләренең өлеше 31,5%ка, ягъни 4,4 млрд сумга тиң. Кукмара районы – һичшиксез, сөт терлекчелеге буенча республика дәрәҗәсендә генә түгел, ә ил күләмендә лидер.
Гомумән алганда, Татарстанда 455 мең шәхси ярдәмче хуҗалык уңышлы эшләп килә; 4263 - крестьян-фермер хуҗалыгы; 280 – авыл хуҗалыгы кооперативы. Кече хуҗалыкларны үстерүдә республика рейтингында узган ел Кукмара районы 2 нче урында булды. Территорияләрне үстерү буенча күпчелек йөкләмәләр республика программалары кысаларында хәл ителә. Узган ел алар саны 40 иде.
Шуны искәртеп узабыз, утырыш барышында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Кукмара районы авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәрен тәүлеклек сөт савымы буенча рекордлы күрсәткечләргә ирешкәннәре өчен «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен” Ордены белән бүләкләде.