Биектау районында зона семинар-киңәшмәсе узачак

2012 елның 28 ноябре, чәршәмбе

28 ноябрьдә Биектау районында ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашында авыл кешеләренең хезмәт активлыгын күтәрү, шәхси хуҗалыкларга һәм кече хуҗалыкларга, гаилә фермаларына ярдәм итү сорауларына багышланган семинар-киңәшмә узачак.

Әлеге чарада ТР Дәүләт Советы вәкилләре, ТР Министрлар кабинеты аппараты, муниципаль район башлыклары, җирле үзидарә башлыклары, РайПО җитәкчеләре һәм башкалар катнашачак.   

Семинарда катнашучылар киңәшмәнең практик өлешендә райондагы шәхси ярдәмче хуҗалыклары белән танышачак. Ямаширмә авылындагы Рөстәм Гарипов, Азат Әхмәтов, Фәрхәт Шәһимәрдәновның шәхси хуҗалыгын карыячаклар. Әлеге хуҗалыклар мөгезле эре терлек һәм савым сыерлары асрау белән шөгыльләнә. Шулай ук Габделәхмәт Котдусовның страус фермасына да сәяхәт булачак.   

Киңәшмәнең пленар өлешендә ТР Премьер-министр урынбасары – ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов “2012 елда кече хуҗалыкларны үстерү эшләре нәтиҗәләре һәм киләчәктә аларга ярдәм итү чаралары” турындагы доклад белән чыгыш ясаячак.

Очрашу барышында кече хуҗалык башлыклары шәхси ярдәмче хуҗалык оештыру тәҗрибәсе белән уртаклашачак. Шулай ук киңәшмә кысаларында иң яхшы җирле үзидарә, шәхси ярдәмче хуҗалык, гаилә фермасы һәм кооперативларны да билгеләп үтәчәкләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International