Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы Марат Җәббаров Татарстан кулланучылар кооперациясе оешмалары берлеге Советы рәисе булды

2020 елның 4 феврале, сишәмбе

Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры   Марат Җәббаров    Татарстан  кулланучылар  кооперациясе  оешмалары  берлеге  Советы  рәисе  булды.  Бүген  Татарстан  кулланучылар  кооперациясе  оешмалары берлегенең  еллык  җыелышында  шундый  карар кабул ителде.     

Марат Әхмәтов Татарстан  Республикасы Дәүләт Советы депутаты,  Татарстан  Республикасы Дәүләт Советы Рәисе  урынбасары итеп  сайлануга  бәйле  рәвештә  Татарстан  кулланучылар  кооперациясе  оешмалары  берлеге  Советы  рәисе  вазыйфаларыннан  азат  ителде.  

«Татарстан  Республикасы  Президенты  Рөстәм  Миңнеханов  тарафыннан  Татарстан  кулланучылар  кооперациясе  оешмалары  берлеге  Советы (Татпотребсоюз) составына үзгәреш  кертергә  тәкъдим  ителде», — диде  Марат  Әхмәтов.

Җәббаров катнашучыларга  шундый  ышаныч белдерүләре  өчен  рәхмәт әйтте  һәм    нәтиҗәле  уртак  эш  оештыруга  ышаныч белдерде.    «Юнәлеш  бик  зур  һәм катлаулы.  Әмма  аны  көчәйтү  һәм яхшырту  өчен  бөтен  мөмкинлекләр  бар.  Бергәләп  эшләрбез. Барысы  да  безнең  кулда», — дип  өстәде  ул. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International