Татарстан Берлинда “Яшел атна” күргәзмәсендә үз продукциясен күрсәтәчәк

2020 елның 16 гыйнвары, пәнҗешәмбе

2020  елның  17 - 26 гыйнварында Берлинда (ФРГ) 85 нче «Яшел  атна 2020» (International Green Week Berlin) халыкара күргәзмә-ярминкәсе  узачак, анда,  гадәттәгечә, азык-төлек  сәнәгате һәм бакчачылык өлкәсендә  ирешелгән  дөньякүләм казанышлар күрсәтелә.    Россия  Федерациясе күргәзмәдә  5 мең кв. метрдан  артыграк  мәйданда  Россия Федерациясе  Авыл  хуҗалыгы  министрлыгы  һәм Россия  эксперт үзәге  тарафыннан  оештырылган зур  күләмле     экспозиция  күрсәтә.  Анда  илнең   18 төбәге  үзләренең  иң яхшы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек продукциясен – икмәк  һәм  кондитер әйберләрен, балык һәм диңгез    продуктларын, яшелчә  һәм җиләк-җимешләр, үсемлек  мае, бал, шәраб һәм башка товарларын   презентациялиләр.   Төбәкләрдән тыш,  250ләп үзебезнең  компанияләр  дә үз продукциясен  күрсәтәчәкләр.  

Илкүләм  экспозициянең концепциясе  үзебезнең АПК казанышларын һәм иминлек һәм экологик  яктан  дөньякүләм стандартларга  туры  килә  торган  төрле  азык-төлек  продукциясен  күрсәтүне  күздә  тота.   Моннан  тыш,    ресторан  зонасы  була, анда гастрономик  чаралар һәм     дегустацияләр  уздыру  планлаштырыла,  шулай  ук    «Russian Food Market» зонасы  булачак, биредә  күргәзмәгә  килүчеләр  Россия  җитештерүчеләренең  продукциясен  сатып  ала алалар.  Экспозиция  эше  иҗат  коллективлары катнашындагы  зур    концерт  программасы  белән  үрелеп  барачак.     

Россия  Федерациясенең  иң зур  халыкара  азык-төлек  күргәзмәсендә  катнашуы  үзебезнең  агросәнәгать комплексы  казанышларын  күрсәтергә  мөмкинлек  бирә, шулай  ук  Россия  җитештерүчеләре һәм  бөтен  дөньядан авыл  хуҗалыгы  товарлары сатып  алучылар  арасында  үзара  файдалы  хезмәттәшлек  урнаштырырга   ярдәм  итә.  

Татарстан экспозициясенедә “Татарстан  кулланучылар  оешмалары  берлеге”нән  («Татпотребсоюз»дан)  ашамлык   продуктлары,   татар ризыклары,   кондитер әйберләре,  «Майский»  теплица комбинаты» ҖЧҖеннән яшелчәләр һәм яшел  тәмләткечләр, «НӘФИС-БИОПРОДУКТ» АҖеннән май   продукциясе, майонезлар, кетчуплар һәм  джемнар, «Татспиртпром» ААҖеннән  ликер-аракы продукциясе, «Агрокөч» ҖЧҖеннән («Чаллы Бройлер» ҖЧҖ,   «Чаллы Сөт»)  һәм «Ак Барс» ХК ААҖеннән («Пестречинка» ҖЧҖ,   «Зеленодольск  сөт комбинаты») казылыклар   (тавык итеннән) һәм сөт  продукциясе  булачак. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International