Россия Федерациясе АПК хезмәткәрләре һөнәр берлегенең Татарстан комитеты 2019 – 2021 елларга Татарстан Республикасы АПКсы буенча Тармак килешүен гамәлгә ашыруга йомгаклар ясады

2019 елның 13 декабре, җомга

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгының  утырышлар  залында  Россия  Федерациясе  агросәнәгать комплексы хезмәткәрләре һөнәр берлегенең  Татарстан  республика комитеты чираттагы  пленумын  уздырды, анда  Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрының  беренче    урынбасары    Наил  Залаков  катнашты. 

Утырышта  2019 – 2021 елларга  Татарстан  Республикасы АПКсы  буенча  Тармак килешүен агымдагы  елда  гамәлгә ашыруга  йомгаклар   ясалды. Очрашу  барышында  Реском әгъзалары шулай  ук  2019 ел  өчен  һөнәр берлеге  бюджетының үтәлеше мәсьәләләрен һәм  2020  елга  бюджет төзү  принципларын  карадылар. 

Төп нотык  белән  Россия  Федерациясе  АПК хезмәткәрләре һөнәр берлегенең  Татарстан  оешмасы  рәисе       Фәридә Гарифуллина чыгыш  ясады.  Ул  республика килешүе бүлекләренең  үтәлешенә  тулы  анализ  ясады,    тармак хезмәткәрләренә эш  өчен  түләү  проблемаларына, эш белән  тәэмин  итү, хезмәтне  саклау һәм кадрлар  сәясәте мәсьәләләренә  тукталды.  

Фәридә Гарифуллина шулай  ук  катнашучыларны  бәхетсезлек  очраклары статистикасы һәм  предприятиеләрдәге  һөнәри авырулар  мәсьәләләре  белән  таныштырды.     

Фикер алышу  барышында  һөнәр берлегенең  республика  комитеты  әгъзалары хезмәт өчен  түләү  буенча  максатчан  күрсәткечләргә  аерым  игътибар бирделәр,  бигрәк  тә  авыл  хуҗалыгында  реаль  хезмәт хакын  республика  буенча  уртача  хезмәт  хакының    80%ына  кадәр  җиткерү, хезмәт хакында  тариф  ставкасы  өлешен (вазыйфаи окладны)  кимендә  70%ка кадәр җиткерү, шулай  ук  сменалы  эш     режимында  нормалар  һәм  хезмәт өчен  түләү мәсьәләләренә.     Яшьләр сәясәте  өлкәсендә  яшьләрне авылда  калдыру  буенча  өстәмә  чаралар  күрергә  тәкъдим  ителде,  шул  исәптән  тиешле  хезмәт  хакы белән  тәэмин  итү һәм  торак  шартларын  яхшырту  буенча.  

Пленум  барышында  шулай  ук    «Сатурн-Урал» ҖЧҖ директоры  Зөлфирә Төхвәтуллина, Саба  районы  һөнәр  берлеге  оешмасы  рәисе   Гөлназ Нигъмәтҗанова, Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгының   инвестиция  сәясәте һәм максатчан   программалар бүлеге  башлыгы     Илдар Гафуров, Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгының фән,  мәгариф һәм    инновация  үсеше  бүлеге  башлыгы     Рузалинә  Вәлиуллина һәм     ФПРТ рәисе  урынбасары  Татьяна Васильева чыгыш  ясадылар. 

 Пленум азагында  Фәридә Гарифуллина  һөнәр берлеге  активына   «АПК хезмәткәрләренә социаль ярдәмнең һәм аларны  хокукый  яклауның законлы  аспектлары» темасына  парламент тыңлаулары   турында  хәбәр  итте. 

 Чыгышлар   кысаларында   Наил  Залаков һөнәр берлекләре  вәкилләре  белән  АПК хезмәткәрләренең  тормыш  хәле һәм авыл  территорияләрендә  тормыш  дәрәҗәсен  тиешле  дәрәҗәгә җиткерү өчен  шартлар тудыру,  хезмәтне саклау, һөнәри кадрлар әзерләү,  шулай  ук  авыл  территорияләрен  комплекслы  үстерү  мәсьәләләре  турында  фикер алышты.    «Безнең максат бер  – Татарстанның  агросәнәгать комплексын  үстерү һәм  авыл  хуҗалыгы  предприятиеләрендә  хезмәт өчен  тиешенчә  түләүне тәэмин  итү, бу, һичшиксез,  хуҗалыкларның  үзләренең  икътисадый нәтиҗәле эшләүләренә  бәйле», - дип, игътибар бирде министрның  беренче урынбасары.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International