Чирмешән районында семинар-киңәшмә үтте

2012 елның 1 ноябре, пәнҗешәмбе

Бу атнада республиканың “ТАТАГРОХИМ” акционерлык җәмгыяте Чирмешән районында үткәрелгән семинар-киңәшмәдә агымдагы елның тугыз аена нәтиҗә ясады. Киңәшмәдә ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Минсәгыйрь Нуретдинов, Чирмешән район башлыгы Нурхамәт Хәмидуллин, ААҖ “ТАТАГРОХИМ” генераль директоры Наил Гобәйдуллин, бүлек вәкилләре катнашты.

Наил Гобәйдуллин үз чыгышында алдынгы технологияләрне актив куллану турында сүз алып барды, яңа техникасыз алга бару мөмкин түгел, дип ассызыклап үтте. Чирмешәндә тулы бер ферма оештырганнар,  мал тоталар, известь оны җитештерәләр, бөртек һәм чөгендер дә үстерәләр, дип нәтиҗә ясады.

“Чирмешәнагрохимсервис” һәм “Чирмешән-АГРО” җәмгыятьләре җитәкчесе Илшат Гозәеров семинар барышында кунакларны төп базадагы техника, известь карьеры, Кече Чегодайдагы ферма, ындыр табагы белән таныштырып чыкты.

Районда терлекчелек тармагына да игътибар бирелгән. Кече Чегодай авылындагы фермада ташландык бинаны ремонтлап, сыерлар өчен тудыру бүлеге ясалган, азык ике елга җитәрлек әзерләнгән.

Чирмешән районындагы известь карьерыннан 92 мең тонна известь оны чыгарылган. Моны Нурлат, Әлмәт, Аксубай районнарының әче туфраклы җирләрен известьларга куллана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International