Аркадий Дворкович Чаллы авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә булды

2012 елның 1 ноябре, пәнҗешәмбе

Татарстанга эш сәфәре белән килгән РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Аркадий Дворкович Чаллы предприятиеләрендә булды.

Ул ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Премьер-министр урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Автошәһәр мэры Васил Шәйхразиев һәм башка рәсми затлар озатуында авыл хуҗалыгы һәм сәнәгать предприятиеләрендә булды.

Иң элек Аркадий Дворкович ТР Тукай районының Новотроицки авылында орлыклар җитештерү буенча яңа заводта булды. Завод узган елның июнендә төзелә башлаган иде, хәзер биредә елына 60 мең тонна югары сыйфатлы орлык җитештерелә, аларны куллану республикада бөртеклеләр уңышын 15 проценттка арттыру мөмкинлеге бирә.

Аннары кунаклар Татарстанда кош ите җитештерүче лидер “Чаллы-Бройлер” оешмасында булды.

«Россия кошчылык союзы» мәгълүматлары буенча 2012 нче елның беренче яртысында Татарстанда 68 мең тонна кош ите җитешетерелгән. «Челны-Бройлер»ның өлеше биредә 63 процентны тәшкил итә. Яңа технологияләр ярдәмендә соңгы 5 ел эчендә оешманың җитештерү күләме 2 тапкырга арткан.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International