Район хәбәрләре: Буа районында 2019 елда 5 млрд. сумнан артык авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерәләр

2019 елның 5 декабре, пәнҗешәмбе

4 декабрьдә  Татарстанның  Буа районында авыл  хуҗалыгы  җитештерүе алдынгыларын  котладылар.  Тантаналы  чарада  Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  урынбасары     Ленар Гарипов катнашты.

Бәйрәм  залына җыелган  авыл  хезмәтчәннәрен, агросәнәгать җитештерхе  алдынгыларын,   мәртәбәле  кунакларны, тармак ветераннарын  Буа районы  башлыгы  вазыйфаларын  башкаручы    Рәнис Камартдинов котлады: «Буа  муниципаль районы   авыл  хуҗалыгы  җитештерүе  буенча  Татарстан  Республикасында  алдынгы  урыннарны  биләп  тора   – ул иң яхшы  аграр  районнар  бишлегенә  керә һәм республикада  ит,  сөт, ашлык, шикәр  чөгендере җитештерү  буенча  иң уңышлы  районнарның  берсе.    Быелгы  ел   безнең районның  ныклыгын  тагын  бер  кат  күрсәтте.  Иң  уңайсыз  һава  торышы  шартларында  да  район  игенчеләре    177 мең тоннадан  артык  ашлык  җыеп алдылар,  бер  гектардан  уртача  уңыш    34,4 центнер булды,    348 мең   тонна  шикзр  чөгендере алдылар,  уңдырышлылык  -   бер гектардан  394 центнер,  җитәкрлек  күләмдә  коры  һәм  сусыл  азык  әзерләнде.  2019 елга  башлангыч йомгаклар  буенча   5 млрд 259 млн сумлык   авыл  хуҗалыгы продукциясен  җитештерү күздә тотыла.  Шул  исәптән игенчелектә -  2 млрд. 553 млн сумлык һәм  терлекчелектә   -  2 млрд. 706 млн сумлык.

Көнгә тулаем  савым    81,1 тонна  тәшкил  итә, бу,  узган  ел  белән  чагыштырганда,   9%ка күбрәк. Бер  сыердан  уртача    12,9 кг сөт  савыла. 

Район терлекчләренең  уңышы  да сизелерлек. Терлекчелеккә бу  елның  11  аена  ясалган  йомгаклардан  күренгәнчә,  районда  эре  мөгезле  терлекләр саны  -  22929  баш,  дуңгызлар – 77804 баш.

Сөт  29941 тонна  җитештерелгән, бу  2018 елның  шушы  чорына  караганда   2125 тоннага  күбрәк  (108%), 1  сыердан  уртача  савым - 4724 кг. Ит   18563 тонна  җитештерелгән,  бу  2018 елның  шушы  чорына  караганда  460 тоннага  күбрәк (103%)» - дип  сөйләде  Рәнис Рәфис улы. 

Ленар Гарипов шулай  ук  үз чыгышында  район  эшчәнлеген  уңай  бәяләде,  авыл  хуҗалыгы  җитештерүе  хезмәткәрләренә  фидакарь  хезмәтләре  өчен  рәхмәт  белдерде.  Агросәнәгать комплексы  алдынгыларына  дәүләт бүләкләре,  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгының  Мактау  грамоталарын һәм “Иң яхшы  комбайнчы  - 2019” республика конкурсында  җиңүчеләргә  премияләр  тапшырдылар.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International