Шәхси ярдәмче хуҗалыкларга ярдәм итү һәм авыл территорияләрен комплекслы үстерү мәсьәләсе – Татарстан Республикасы Дәүләт Советы контролендә

2019 елның 12 ноябре, сишәмбе

11 ноябрьдә Татарстан  Республикасы Дәүләт Советында  авыл  халкының  эшлекле  активлыгын арттыру,  кече  хуҗалыкларны  үстерү, авыл  халкына  эш  белән  тәэмин  итүдә  ярдәм  итү һәм авыл  территорияләрен  комплекслы  үстерү  мәсьәләләре  буенча  эшче  киңәшмә  узды.    Парламентарийлар  һәм    профильле  министрлыклар  һәм    ведомстволар  вәкилләре  бу  елның  августында  узган  зона  киңәшмәләре  йомгаклары  буенча  имзаланган  беркетмә  нигезләмәләренең  үтәлеше  хакында  фикер алыштылар.  

Фикер алышуда  катнашуга  Татарстан  Республикасы җир һәм мөлкәт  мөнәсәтләре  министры    Фәнил Әгълиуллин, Татарстан  Республикасы төзелеш,     архитектура һәм ТКХ министры  урынбасары    Дәнис Вилданов, Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  урынбасары  Ришат Хәбипов, Татарстан  Республикасы икътисад министры  урынбасары    Айрат Шәмсиев, республиканың  муниципаль берәмлекләр Советы  рәисе   Әгъзам  Гобәйдуллин,    Фермерлар һәм  крестьян  хуҗалыклары ассоциациясе  рәисе Камияр Байтемиров, фәнни җәмәгатьчелек һәм банклар өлкәсе вәкилләре  чакырылган  иде.   

«Безнең  бурыч  - шәхси  ярдәмче хуҗалыкларга  ярдәм  итү    һәм     авылда  халыкның  эшлекле  активлыгын кызыксындыру эшен дәвам  итү  һәм көчәйтү, -  дип  ассызыклады  Татарстан  Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары   Марат  Әхмәтов, киңәшмәне ачып, - авыл  тормышының  күп кырлылыгы үзе  үк  барлык  министрлыкларның  һәм  ведомстволарның  берләшүен  таләп  итә. Авыл  - ул  авыл  хуҗалыгы  гына түгел,  ә  аннан югарырак».

Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  урынбасары    Ришат Хәбипов әйтүенчә,  бүгенге  көндә  авыл  хуҗалыгы  кооперациясенә  зур  игътибар  битерлә.   «Без дәүләт  ярдәме  нәтиҗәле  эшли  торган  башка төбәкләрнең  дә  тәҗрибәсен  өйрәнергә  тиеш», - диде  ул.    

Шуны  әйтергә  кирәк,  бу  елның  августында  республиканың  Теләче, Аксубай, Зеленодольск һәм Тукай   районнарында шәхси  ярдәмче хуҗалыкларны һәм авыл  территорияләрен  үстерү  мәсьәләләре  буенча  зона  киңәшмәлләре  узган  иде.   Фикер алышуларда  авыл  халкы  һәм фермерлар  тарафыннан  йөздән артык  мәсьәлә күтәрелде, 40тан  артык  конкрет тәкъдим  җибәрелде.     Аларның   барысы  да  беркетмәгә кертелде һәм  алар киләсе  ел  башланганчы  үтәлергә  тиеш.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International