17 нче октябрь көнне Теләче районының мәдәният йортында авыл хуҗалыгы өлкәсендә эшләүче белгечләргә грантлар бирүгә багышланган зона киңәшмә узды. Анда ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасарлары Илдус Габдрахманов белән Тәлгать Таһирҗанов катнашты. Биредә аграр министр урынбасарлары киңәшмәгә чакырулы булган агрономнарга һәм инженерларга грант бирү тәртибе белән таныштырды. Белгечләрнең сорауларына җавап бирде.
Конкурста катнашу өчен материал-документлар киләсе елның 1 мартына кадәр кабул ителә. Семинарда игенчелек, авыл хуҗалыгын механикалаштыру буенча министр ярдәмчеләре катнашкан һәм чыгыш ясаганлыктан, сүз күбрәк, агрономия һәм инженерия өлкәсендә эшләүче белгечләргә биреләчәк грантларның шартлары турында барды. Мондый грантлар мал табибларына, зоотехникларга, ясалма орлыкландыру техникларына да биреләчәк.
“Бүгенге семинар үзенчәлекле. Элеккеләрендә технология турында сөйләшсәк, бүгенге сүзебез белгечләрнең эшенә стимул бирәчәк яңалык турында. Министрлык тарафыннан 2013 ел өчен 300 грант булдырылды. Яшенә, стажына карамастан, бу грантка һәр белгеч өмет итә ала. Грантның суммасы 100 мең сум. Дөрес, зур сумма түгел, әмма откан очракта берәүгә дә комачауламас. Конкурсның шартлары да үтәмәслек түгел. Бары куелган шартлар буенча тиешле баллар суммасы гына җыясы”, – дип кереш сүз белән чыкты Илдус Габдрахманов.
Район буенча чикләүләр булмаячак. Мәсәлән, бер районнан 15 белгеч ота икән, 15енә дә грант биреләчәк. Иң мөһиме – тиешле балл гына җыелсын.
Әлбәттә, мондый кызыксындыру чарасына ия булу өчен белгечнең эш күрсәткечләре югары, ул җитәкләгән участокта идеаль тәртип, югары технология, техникага һәм кеше гомеренә сакчыл караш булу шарт.
“Алдау-йолдауга юл куелмаячак. Конкурс материаллары министрлык экспертлары, районнардагы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре контролендә булачак”, – дип белдерде Илдус Габдрахманов, белгечләрнең сорауларына җавап итеп.
Белгечләр тәкъдим-фикерләрен министрлык сайтына җибәреп белдерә ала. Конкурс турындагы мәгълүматларны, яңалыкларны да шуннан алырга мөмкин.
Фәнил Нигъмәтҗанов