Марат Җәббаров “Алабуга” махсус икътисадый зонасында төзелгән үсемлекләрне яклау чараларын җитештерү заводында булды

2019 елның 26 октябре, шимбә

Бүген  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  Марат Җәббаров “Алабуга” махсус икътисадый зонасында  быел  ачылган     үсемлекләрне  яклау  чараларын,  шулай  ук  аларны  төргәкләү  өчен  полимер тара җитештерү заводында  булды.     

Министрның  эш сәфәрендә  Алабуга  икенче  нокта  иде,  башта  Марат Җәббаров Мөслим районында роботлаштырылган  сөтчелек  комплексын төзүгә беренче  таш салуда  катнашты.    

  «Август-Алабуга» заводына  килүнең  максаты  предприятиенең  җитештерү  технологиясе  һәм  җитештерү  куәтләре  белән  танышыу  иде.  Марат Җәббаров «Алабуга-Август»  ҖЧҖенең   генераль  директоры  Владимир  Алин  белән  бергә  заводның  җитештерү  линиясен  карап чыкты һәм  чыгарыла  торган  продукцияне сату     перспективаларын өйрәнде.  

  «Алабуга» махсус  икътисадый  зонасы территориясендә «Август» компаниясенең  яңа  җитештерү  куәтләрен  төзү  үсемлекләрне  яклау өчен     үзебезнең  лицензияләнгән  химик  чараларны күпләп  чыгару максатында   планлаштырыла, аның  күләме  елга  50  млн  литрга  кадәр  җитәчәк.    Җитештерү  Россиянең һәм чит  илләрнең  заманча  җайланмалары  белән  автоматлаштырылган һәм киң кулланышлы  роботлаштырылган  техника белән  җиһазландырылган.       

Белешмә  өчен:

«Август» компаниясе  авыл  хуҗалыгы  җитештерүе  өчен  үсемлекләрне  химик  яклау  чараларын,  шулай  ук  дача  кишәрлекләре  өчен  препаратлар җитештерү  һәм сату  буенча  иң эре  Россия  компаниясе. Күп еллар  буена ул  үзебезнең пестицидлар базарында  лидерларның  берсе  булып  санала  һәм    кыр  культураларын  яклауда   озак  вакыт  дәвамында беренчелекне  тота.  Авыл  хуҗалыгы  өчен  чыгарыла  торган  продукциянең   ассортименты 110 төр  препараттан артып  китә,  болар – орлыкларны  агулау  чаралары,   гербицидлар, фунгицидлар, инсектицидлар, десикантлар, адъювантлар. 

Компания  препаратлары авыл  хуҗалыгы  җитештерүчеләренә  теләсә кайсы  төбәктә һәм  туфрак-климат  шартларында  барлык  авыл  хуҗалыгы  культуралары чәчүлекләрен  диярлек комплекслы  яклауны  уздыруга  ярдәм  итә.  Препаратларны   профессиональ һәм нәтиҗәле  куллануда «Август»ның  төбәк  вәкиллекләре  технологлары ярдәм  итә.      

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International