Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы җитәкчелеге Казанда авыл хуҗалыгы ярминкәләренең эше белән танышып чыкты

2019 елның 26 октябре, шимбә

Шимбә  көн шәһәр халкының  күпчелеге   өчен законлы  ял көне  һәм йокы  туйдыру  мөмкинлеге  булса,   Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы җитәкчелеге  һәм  белгечләре  өчен  ул  иң  җаваплы  һәм әһәмиятле  көннәрнең  берсе.    Һәр шимбәдә  социаль әһәмияткә  ия  авыл  хуҗалыгы  ярминкәләре  уза.  Фермерлар  өчен бу  – җитештергән  продукцияне  сату  мөмкинлеге,  ә  шәһәр  халкына -  иң кирәкле  көндәлек  әйберләрне бер  урында  һәм  кулай  бәяләрдән  сатып  алу  мөмкинлеге. 

Иртәнге  6 сәгатьтә,  ярминкәләр  эшли  башлауга,  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  Марат Җәббаров аларны  карарга  чыкты.    Аның маршруты  юлындагы  беренче  ярминкә  -  Батыршин урамындагы     мәйданчык булды.   Вакыт  бик  иртә  булуга  да  карамастан,  мәйданчык  гөжләп тора  иде.  Марат Җәббаров продукция алып килгән  фермерларның  шәхсән  үзләре  белән  аралашты, сәүдә нәтиҗәләре  белән  һәм аларның  алдагы  планнары  белән  кызыксынды.  

Аннары  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы  башлыгы  Ленинград  урамындагы  мәйданчыкаа юл  алды.  Биредә  дә  актив  сәүдә  итү  бара  иде.    Продукциянең  төрлелеге  күңелгә  рәхәтлек  бирә,  ә  сатып  алучылар  үз әрҗәләрен ит, балык, май,  бал,  казылыклар, сыр,  йомырка, бәрәңге,  яшелчәләр, җиләк-җимеш, шикәр  комы, он, ярмалар белән тутыралар, гомумән  алганда,  кемгә  нәрсә  кирәк  булса, шуны  алып  китәргә  була  моннан.     Әлеге  мәйданчыктагы  ярминкәне  оештыруда  «Татагрохим» компаниясе  актив  катнашкан, ул  15 млн. сумлык  продукция китергән,  шулай  ук  пенсионерлар  өчен  хәйрия  ашы һәм чәй  өстәлләре  дә  әзерләгән. 

 Агропарк мәйданчыгында  ярминкә  әзерләүдә  «Татмелиорация» компаниясе  активлык  күрсәткән.  Биредә  кунакларны  кулай  бәяләрдән  төрле  продукция,  шулай  ук  чәй  өстәлләре  көтә иде,  шундый   20ләп  өстәл, күңелле концерт  программасы  һәм  конкурслар  оештырылган иде.    

Ярминкәләрдә  шулай  ук    Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры урынбасарлары,     муниципаль районнар  башлыклары һәм  АПК бүлекчәләре  җитәкчеләре,  Министрлык  белгечләре  булды.   Китерелгән  барлык   продукция   ветеринария  хезмәтләре  тикшерүе  узган  иде.  

Шуны  әйтергә  кирәк, ярминкәләр  оештыру  бик  мәшәкатьле эш.  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгында  аларны  уздыруга зур  җаваплылык  белән  карыйлар һәм мондый  социаль  әһәмиятле  чараларны  оештыру  эше  дәвам итәчәк.     

Алдагы  шимбә  көнне  дә  сатып  алучыларны авыл  хуҗалыгы ярминкәләрендә көтәбез!  

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International