Яшь комбайнчылар конкурсына йомгак ясалды

2012 елның 1 октябре, дүшәмбе

28-29 нчы сентябрьдә Кукмара аграр көллияте базасында яшь комбайнчылар арасында “Хезмәт кешесен данлыйбыз” республика конкурсы үтте. Ул ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы инициативасы буенча “Бердәм Россия” партиясе һәм ГТРК “Татарстан” ярдәме белән уздырылды.

Җиңүчеләрне котлау ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Тәлгать Таһирҗанов, ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Азат Габделәхәтов, Кукмара муниципаль районы башлыгы Равил Рахматуллин катнашында үтте.

Җиңүчеләр түбәндәге номинацияләр буенча бүләкләнде:

1. «2012 нче ел урагының иң яшь комбайнчысы» - Олег Овчинников («АКСУ – АГРО», Аксубай);

2. «Иң яхшы район Идарәсе» - Рафак Халиуллин (Кукмара);

3. «Иң зур эш стажы» - Евгений Сухоребрый -9 ел (СХП «Кощаковский» Питрәч);

4. «Иң күп ашлык суктыручы» - Динар Хуҗин, 3 020 тонна (АФ «Туган як», Мөслим);

5. «Иң яхшы теоретик белемгә ия» - Илнар Ибраһимов («Калинина», Минзәлә);

6. «Иң яхшы практик белемгә ия» - Илнур Мардеев (Шайморза, Чүпрәле).

Призлы урыннарга түбәндәгеләр ия булды:

1.     Николай Григорьев  (АФ «Восток», Зәй);

2.     Илнур Галиуллин («Восток», Кукмара)

3.     Диларис Мөхәмәтшин («Таң», Актаныш)

Барлык катнашучыларга Мактау грамоталары һәм махсус призлар бирделәр. Призлы урыннар алган яшь механизаторлар конкурссыз Казан дәүләт аграр университетының бюджет бүлегенә керү өчен сертификатлар белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International