Марат Әхмәтов авыл хуҗалыгы ярминкәләре белән танышты

2012 елның 29 сентябре, шимбә

Бүген башкала базарларында чираттагы авыл хуҗалыгы ярминкәләре узды. Чехов базарындагы ярмикәнең барышы белән ТР Премьер-министр урынбасары - ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов танышты.

Гомумән алганда, сатуга 565,8 тонна бәрәңге, 261,9 тонна яшелчә, 80 тонна ит, 85 тонна шикәр комы, 57 тонна сөт чыгарылды.

Халыкта сыер итенә, cыер маена, йомырка, сөт, сырга сорау зур иде.

Ярминкәләрдә бозау итен килограмы 220-230 сумнан, бәрәңге – 8 сумнан, кәбестә, суган – 10 сумнан, карабодай – 28-30 сумнан, сөтне литры 18 сумнан сатып алырга мөмкин иде.

Казан базарларына барлыгы, 580 машинага төяп, 41,9 миллион сумлык продукция китерелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International