Йодрык кадәрле, йомры гәүдәле...

2012 елның 26 сентябре, чәршәмбе

Республика башкаласы бу көннәрдә бәрәңге игү буенча дөньякүләм тәҗрибә үзәгенә әверелде бугай. Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтында узган конференциядә Урал, Себер, Россиянең башка регионнарыннан гына түгел, чит илләрдән дә танылган галимнәрне очраттым. Россия авыл хуҗалыгы академиясе профессоры Надежда Бочарникова шундыйлардан. Яңарак кына Израильдә булып кайткан икән. Андагы фермерларның эш тәҗрибәсен Рос­сиядә дә кулланасы иде, ди.

Надежда Ильинична әйтүенчә, Израиль фермерларына бирелә торган җирнең күләме өч ярым гектардан артмый. Фермер һәр эшне башлыча үзе башкара. Өлгерә алмаганда ике кеше яллый ала. Аларга хезмәт хакы аена 800 доллар, безнеңчә алганда 24 мең сумнан да ким булмаска тиеш, ди.

– Израильдә авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүгә алынган һәркем тулысынча дәүләт яклавы астында. Ташламалы, ягъни иң аз процентлы кредитлар җиде елга бирелә. Шул вакыт эчендә фермер ниндидер сәбәпләр белән кредитын түләп өлгермәсә,тагын өч елга озайталар. Инде алай да килеп чыкмый икән, ул авыл хуҗалы­гы өлкәсендә эшләү хокукын югалтырга да мөмкин, – ди профессор.

Җитештерү күләме, аны кемгә кайчан һәм күпмедән сату да алдан килешенә. Һәр нәрсә уйланылган. Фермер үзенең илгә, халыкка кирәклеген һәрдаим тоеп яши, ди Надежда Бочарникова.

Дәүләт ярдәменә килгәндә, бездә дә зарланырлык түгел, ди Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов. Шул исәптән республикада бәрәңге үстерү белән шөгыльләнүче хуҗалыкларга да федераль һәм республика программалары нигезендә минераль ашламалар, элиталы орлыклар, махсус техника алу өчен субсидияләр бирелә. Тикмәгә генә “икенче икмәк” җитештерү күләме буенча безнең республика Идел буе федераль округы буенча беренче урында бармый шул.

Татарстанда күпләп бәрәңге үстерүче хуҗалыклар байтак. Арча районы “Северный”, Балтач районы “Татарстан”, Биектау районы “Ватан”, Кукмара районы Вахитов исемендәге һәм “Урал”, Минзәлә районы Дәүләтов, Түбән Кама районы “Бәхетле Агро” һәм башка хуҗалыкларда бу юнәлештә уңай тәҗрибә тупланган.

Арча районының “Кырлай” агрофирмасында да бәрәңгене елдан-ел күбрәк үстерәләр. Быел аның күләме өч йөз гектардан арткан. Җәй айларында унике сугару агрегаты эшләгән.

Хуҗалык белгечләре әйтүенчә, яңа сортлар буенча проблемалар юк. Татарстан галимнәре уйлап чыгарган югары җитештерүчән бәрәң­геләр дә биредә чыныгу ала икән. Уңышка килгәндә, аның күләме бәрәңге игү буенча Халыкара конференция эшендә катнашучыларны да сокландырды.

Республикада ел саен шаулап-гөрләп узучы көзге ярминкәләр вакытында уз­ган ел берәү республика җитәкчесенә сугарулы җирләрдә үстерелгән бәрәңгенең сыйфатыннан зарланган иде. Халыкның һәр гозер-үтенечен хәтеренә сеңдереп баручы Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов “Кырлай” агрофирмасының сугарулы җирләрендә үстерелгән бәрәңгенең сыйфаты һәм тәме белән дә кызыксынды. “Безнең бәрәңгене халык бик яратып ала”, – диде хуҗалык җитәкчесе Габделхәй Кәримов.

Республикада җитештерелүче бәрәңгенең яртысыннан артыгы шәхси хуҗалыклар өлеше. Шуны исәпкә алып, Татарстан Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов киләчәктә шәхси хуҗалыкларны югары җитештерүчән чәчүлек орлык белән тәэмин итүгә игьтибарны арттыру зарурлыгын искәртте.

КАМИЛ СӘГЪДӘТШИН

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International