Татарстанда бал кортларын кышка әзерләү тәмамлана. Быел, корылык аркасында, бөҗәкләр өчен азык сыйфатында махсус азык һәм шикәр кайнатмасы кулланылачак.
Республика хуҗалыкларында бал корты гаиләләре үткән ел дәрәҗәсендә - 224 мең калды. Бу көннәрдә умартачылар умарталарны азык белән тутыра һәм кышкы чор алдыннан бөҗәкләрне дәвалый.
Корылык аз зыян салган хуҗалыклар да бар, аларда умартачылар кышка азык сыйфатында бал кортлары җитештергән балны калдыра.
Сату өчен балны хуҗалыкларда әле һаман да суырталар. Шуңа күрә бу кыйммәтле продуктның җитештерү күләме бары тик октябрьдә генә билгеле була.
“Татар-информ”