Арчадан технолог Зөлфия Миңңнеханова РФ Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде

2012 елның 28 сентябре, җомга

Татарстаннан Зөлфия Миңнеханова РФ Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнгән - XII Бөтенроссия терлек үрчетү буенча операторлар конкурсы тәмамланды. Ул “Җитештерү күрсәткечләре” номинациясендә 2 нче урын яулады.

Исегезгә төшерик, конкурста катнашырга РФ башкаласына Татарстан вәкилләре – Зөлфия Миңнеханова һәм Наталия Васиярова китте. Ике катнашучы да - 36 нчы республика конкурсында җиңүчеләр. Зөлфия Миңнеханова Арча районында “Ак Барс Агро” ААҖдә 10 ел технолог булып эшли. Наталия Васиярова 9 ел дәвамында Буа районының “Тахаръял” ҖЧҖдә технолог хезмәтен башкара.

Конкурс 25-27 нче сентябрьдә “Авыл хуҗалыгы терлеген үрчетү буенча төп үзәк” ААҖ базасында үтте. 89 катнашучы илнең 61 төбәген тәкъдим итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International