Республикада бәрәңге гомуми мәйданның 85 процентында җыеп алынган

2012 елның 27 сентябре, пәнҗешәмбе

27 сентябрьгә алынган оператив мәгълүматлар буенча, республика игенчеләре 152 мең тоннадан артык бәрәңге казып алганнар. Икенче икмәкне җыеп алу эше Татарстанның 23 районында тәмамланган. Түбән Кама районында эшне төгәлләп киләләр.

Республиканың Түбән Кама һәм Минзәлә районнары иң югары бәрәңге уңышына ирешкән, биредә гектардан 250 ц бәрәңге җыеп алганнар. Республика буенча уртача уңыш - 147 ц/га.

Арча районында бәрәңгенең тулай күләме - 19,7 мең тонна, Лаешта - 17,3 мең тонна, Кукмарада - 14,1 мең тонна, Балтач та - 11,5 мең тонна.

Республикада икенче икмәкне җыеп алу эше 10,5 мең гектар җирдә башкарылган, бу фаразланганның 85 процентын тәшкил итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International