Республикада 32,9 мең гектар, яки 54% шикәр чөгендере җыеп аласы калды. Ә Тукай районы хезмәтчәннәре исә эшне тәмамлаган - 82,2 мең тонна татлы тамыр җыеп алган.
Бүгенге көндә 845 меңгә якын тонна шикәр чөгендере җыеп алынган, республика буенча уртача уңыш - 301 ц/га.
Апас һәм Кайбыч районы игенчеләре эшне тәмамлап килә. Кама Тамагы районында әле уңышны җыеп алу эшенә тотынмаганнар.