Марат Әхмәтов авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә булды

2012 елның 22 сентябре, шимбә

Бу ялларда ТР башкаласы базарларында кабат авыл хуҗалыгы ярминкәләре үтте.Чехов базарындагы ярминкә белән ТР Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов танышты.

Министр сәүдә рәтләрен карап чыкты, тәкъдим ителгән товарлар һәм аларның бәяләре белән танышты, сатып алучылар һәм сатучылар белән аралашты. Аның сүзләренчә, районнар, агрохолдинглар ярминкәләр оештыру эшенә намус белән карыйлар. Министр авыл халкына хезмәтләре өчен рәхмәтен белдерде.

Ярминкәләргә барлыгы 29,9 миллион сумлык продукция кертелгән. Моның өчен 476 автомашина файдаланылган.

Татарстан башкаласына авыл халкы 46 тоннадан артык ит, 38 тоннадан артык сөт, 221,2 мең данә йомырка, якынча 457 тонна бәрәңге, 201 тоннадан артык яшелчә, 78,5 тонна шикәр комы, 24,8 тонна төрле ярма китергән. Моннан тыш, ярминкәләрдә он, сөт продуктлары, печән, салам һ.б. белән сәүдә итү булган.

Ярминкәләрдә 1 кг бәрәңгене 8-9 сумга, 1 кг сыер итен 220 – 230 сумга, 1 кг кәбестә, суганны 10-11 сумга сатып алып була.

Халыкта күбрәк ит, тавык йомыркасы, сөт, сырлар, атланмай һәм ашлык ка сорау зур булган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International