Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы «Без экстремизмга каршы!» айлыгына кушылды

2019 елның 9 сентябре, дүшәмбе

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы милләтара  һәм конфессияара  татулыкны  ныгытуга, терроризмны һәм  экстремизмны  профилактикалауга,  социаль, этник һәм конфессиональ   нигездә конфликтларны булдырмауга ярдәм  итә торган  акциягә ел  саен   актив  кушыла.     

Сентябрьдә  Министрлыкта «Без экстремизмга каршы!» айлыгы уза. Айлык  кысаларындагы  чаралар  планы  нигезендә  “Игенчеләр Сарае” территориясендә хезмәткәрләрнең  кизү торуы,  шулай  ук  ашыгыч   эвакуация  буенча  күнекмәләр  үткәрү  оештырылды.  

Айлык  чорында  Интернет челтәре  мониторингы аеруча  активлаша, аларда  террористик  яисә экстремистик  эшчәнлекне гамәлгә ашыруга өндәүләр, милләтара  һәм кофессияара  ызгышлар  тудыруга  юнәлдерелгән материаллар  урнаштыруны  ачыклау  буенча   социаль челтәрләргә  аерым  игътибар бирелә.  

Эшнең төп  нәтиҗәсе  экстремизмны һәм терроризмны  профилактикалау мәсьәләләрендә  дәүләт хакимияте  органнарының, җәмәгатьчелекнең, мәгариф  оешмаларының, дини  оешмаларның, массакүләм мәгълүмат чараларының үзара  хезмәттәшлеген  көчәйтүдән, иҗтимагый  татулык  атмосферасын булдырудан,  милләтара  һәм кофессияара конфликтларны  булдырмаудан  гыйбарәт.      

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы,     шикле  затлар  очраганда яисә  әйберләр  (потенциаль рәвештә – шартлаткыч  җайланмалары) табылганда,  гражданнарга нишләргә кирәклеген искәртә   http://tatarstan.ru/rus/atk/rek/podpred.htm һәм  тоткын  итеп  алганда (алырга маташканда), кешеләр  күп  була  торган  урыннарда, шартлаткыч җайланмалар һәм (яисә) ату  коралы кулланып,   террористик   акт кылганда  үзеңне ничек  тоту  үзенчәлекләрен  аңлата   http://tatarstan.ru/rus/atk/rek/z.htm.

Кирәкле   материаллар  Терроризмга каршы комиссия  битендә  урнаштырылган.    

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International