Казанда бәрәңге игү буенча XVIII Инновацион совет ачылды

2012 елның 20 сентябре, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты базасында бәрәңге үстерү буенча Урал, Көнбатыш Себер, Идел буе һәм Төньяк Кавказ XVIII Инновацион советы ачылды. Фәнни форум бәрәңге үстерү тармагын модернизацияләүгә багышланган.

Чараның ачылышында ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының игенчелек буенча урынбасары Илдус Габдрахманов, Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты директоры Марсель Таһиров һ.б. катнашты.

Илдус Габдрахманов үз чыгышында ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан бәрәңге үстерә торган авыл хуҗалыгы предприятиеләренә дәүләт ярдәменең яңа чаралары эшләнүен хәбәр итте.

Марсель Таһиров республика буенча бәрәңге үстерү вәзгыяте турында сөйләде. Аерым алганда, ул Татарстан бәрәңге үстерү буенча Идел буе федераль округында беренче урында торуын билгеләде, ә Россия буенча – Воронеж өлкәсе.

Чара барышында бәрәңгеләрне авырулардан һәм корткычлардан саклау, культураларны сү сипмичә һәм су сибеп үстерү мәсьәләләре турында сөйләштеләр. Селекция һәм орлык үрчетү турында Удмуртия, Башкортстан, Пенза, Оренбург галимнәре сөйләде.

Чараның гамәли өлеше кысаларында Арча районының “Сервис-Агро” хуҗалыгы эшчәнлеге белән танышу каралган, анда бәрәңге игү буенча бай тәҗрибә тупланган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International