Игенчеләр сараенда әче туфракка известь салу мәсьәләләре каралды

2012 елның 19 сентябре, чәршәмбе

Бүген ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының игенчелек буенча урнбасары Илдус Габдрахманов җитәкчелегендә әче туфракка известь салуга багышланган киңәшмә үтте. Аграрийлар әче туфракка известь салу буенча 2012 нче елга нәтиҗәләр ясадылар һәм алдагы бурычларны билгеләделәр.

Илдус Габдрахманов 2013 нче елда әче туфракка известь салуга бюджеттан акча бүлеп бирү электрон вариантта ачык аукцион юлы белән оештырылуын хәбәр итте.

“Татагрохим” ААҖ генераль директоры Наил Гобәйдуллин республикада әче туфракка известь салу буенча агымдагы вәзгыятьне сөйләде һәм 2013 нче елга эш планын тәкъдим итте. Ул ТР районнарда техниканы яңарту мөһим бурыч булып торуын билгеләде, аның фикеренчә, бу тагын дә нәтиҗәле эшләргә ярдәм итәчәк.

Илдус Габдрахманов киңәшмәгә нәтиҗәләр ясады, ул игенчеләрне туфракка известь салу буенча чаралар күрергә чакырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International