Республика терлекчеләре Нурлат зонасына семина-киңәшмәгә җыелды

2012 елның 18 сентябре, сишәмбе

Бүген ТР Нурлат районының “Агро-Развитие” ҖЧҖ базасында ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов катнашында зона семинар-киңәшмәсе үтте.

Нәҗип Хаҗипов үз чыгышында агымдагы елның 8 аена терлекчелек тармагы йомгаклары белән таныштырды. Аерым алганда, кош итен җитештерүдә 15 процентка үсеш күзәтелгән. Шулай ук терлек үрчетү буенча да күрсәткечләр яхшырган.

Семинар-киңәшмәдә сөт җитештерү буенча дөнья стандартлары дәрәҗәсендә савым көтүлегенең продуктлылыгына ия булган хуҗалыклар әйтеп үтелде. Мәсәлән, Арча районының “Ак Барс-Агро” ҖЧҖ, Чүпрәле районының “Цильна” ҖЧҖ, Кукмара районының “Урал” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы.

Шулай ук киңшмә барышында эшкәртү сәнәгате продуктларын куллану, терлекләрне сыйфатлы азык белән тәэмин итү һ.б. сораулар кузгатылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International