Татарстан терлекчеләренең зоналар буенча семинар-киңәшмәләре үтә

2012 елның 17 сентябре, дүшәмбе

Бүген Балык Бистәсендә терлекчелек тармагын үстерү буенча зона семинар-киңәшмәсе үтте. Ул авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының терлекчелек буенча урынбасары Нәҗип Хаҗипов җитәкчелегендә узды.

Шулай ук җыелышка 7 районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең терлекчелек буенча консультантлары, баш дәүләт ветеринария инспекторлары, селекция-нәсел хезмәте башлыклары, зоотехниклар, терлек табиблары, көтүлек булдыру буенча технологлар һәм ферма башлыклары чакырылган иде.

Көзге-кышкы сезонга әзерлек, терлекләрнең баш санын арттыру, сөтнең күләмен үстерү һәм эшкәртү сәнәгатеннән калган продукцияне бу тармакта актив куллану - киңәшмәдә каралган төп мәсьәләләр иде.

Актуаль сораулар буенча Нәҗип Хаҗипов чыгыш ясады. Аерым алганда, ул агымдагы елның 8 аенда республикада 805,1 мең тонна сөт савып алынуын һәм 217,9 мең тонна терлек һәм кош үстерелүе, турында йомгак ясады. Узган елның шушы ук вакыт аралыгы белән чагыштырганда бу 2% һәм 12% югарырак.

Шулай ук, мөгезле эре терлекнең кырылу очраклары 13% кимегән. Сөт саву узган ел белән чагыштырганда 4% арткан.

Министр урынбасары Нәҗип Хаҗипов, быелгы азык кытлыгын исәпкә алып, хуҗалыкларга сөтнең күләмен киметмәс өчен, эшкәртү сәнәгатеннән калган түп (барда) һәм чүпрәне рационга кертергә киңәш итте.

Мисал өчен, бу азыкны Нурлат районының “Агро-развитие” ҖЧҖ, «Березовка» ҖЧҖ, Лаеш районыннан “Среднее Девятое”, “Березовка” ҖЧҖ, Яңа Чишмә районыннан “Архангельское” КФХ терлекчеләре рационга керткән.

Тулаем алганда, республикада ит җитештерү буенча уңай үсеш күзәтелә. Иң югары күрсәткечләр Кукмара районында. Мәсәлән, “Урал” хуҗалыгында – 853 грамм, ә “Вахитов” исемендәге хуҗалыкта – 843 грамм. Ә район буенча уртача күрсәткеч тәүлегенә - 656 грамм, республика буенча бу сан - 525 грамм.

Бу көннәрдә шундый ук семинар-киңәшмәләр республиканың башка зоналарында да үтәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International