Республика хуҗалыклары бөртеклеләр һәм бөртекле-кузаклылар уңышын алуны тәмамлады – барлыгы 1,5 млн. гектардан 3 млн. тонна икмәк җыеп алынды. Уртача уңышның күләме – гектарыннан 21,2 ц. Иң күп ашлык Актаныш, Сарман, Арча һәм Буа районнарында суктырылган.
Быел да авыл хезмәтчәннәре узган елгы күләмдә уңыш җыерга планлаштырган иде. Тик уҗым культураларының өшүе һәм җәй башының коры булуы җыеласы уңыш күләменә үзгәреш кертте. Узган ел 1,6 млн гектардан 5 миллион тоннадан артык икмәк алынган, ягъни бер гектардан 32,5 ц.
Хәзерге вакытта республика хуҗалыкларында бәрәңге, шикәр чөгендере һәм рапс уңышын алу бара. Татарстан буенча тиешле күләмдә терлек азыгы (печән сенаж и салам) тупланган. Терлекләр өчен бүген силос әзерләнә. Шулай ук районнар киләсе елгы игеннәр өчен басуларны тирәнтен эшкәртә.