Казанда көзге ярминкәләр узды

2012 елның 15 сентябре, шимбә

Бүген Казан базарларында көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре узды. Аларнын барышы белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та танышты. Ул Чехов базарында оештырылган ярминкәдә булды. Республика җитәкчесе ТР Премьер-министр урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов озатуып йөрде.

Иртәнге як булуга карамастан, сәүдә гөрләп бара иде: шәһәрлеләр ит, яшелчә, сөт продуктлары сатып алды. Биредә үк яңа тотылган һәм ысланган балык, төрле ярмалар, карабодай, он, маринадланган кыяр, помидор һ.б. сатып алу мөмкин иде. Быел ярминкәдә урманнан җыелган гөмбәләрнең киң ассортименты тәкъдим ителде. Шулай ук умартачылык продукциясе дә бар.

Гомумән алганда, Рөстәм Миңнеханов ярминкәдә күргәннәреннән канәгать калды. “Ярминкәдә продукция күп һәм һәркем сатып алырлык бәядә. Мондый ярминкәләр кирәк һәм алар үткәрелергә тиеш дип саныйм”, - диде ул сәүдә рәтләрен карап чыккач.

Ә Яңа Савин районында оештырылган ярминкәдә ТР Премьер-министры катнашты. Илдар Халиков, елдан-ел ярминкәдә тәкъдим ителгән продукция ассортименты бай, сатучылар һәм сатып алучылар өчен дә шартлар яхшыртыла, дип билгеләп үтте. “Төнге сәгать икедә торып бирегә килгән һәм үз продукциясен сатучылар өчен уңайлы шартлар тудыру зарур”, - диде Илдар Халиков.

Яңа Савин районында оештырылган ярминкәдә Кукмара, Яңа Чишмә һәм Чүпрәле районнары продукциясе тәкъдим ителгән иде.

Исегезгә төшерәбез, ярминкәгә авыл хуҗалыгы товарларын түбән бәядән республика районнары һәм АПК предприятиеләре алып килде. Казанның Мәскәү базарында үз продукцияләрен Буа, Чүпрәле, ә Идел буе районында – Аксубай һәм Әлки хезмәтчәннәре тәкъдим итте. Авиатөзелеш районына – биектаулылар, ә Киров районына – тәтешлеләр килгән иде.

Көзге ярминкәләрдә “Татплодовощпром” ЯАҖ, “ВАМИН Татарстан” ААҖ, “Юбилейное” ААҖ, “Майский” ҖЧҖ, “АгроИнвест” ЯАҖ, “Казан ит комбинаты” ААҖ, “Марс” КФХ, “Яшел Үзән сөт комбинаты” ААҖ һәм башкалар катнашты.

Нәтиҗәдә, башкалага 70,1 т ит, 57 т сөт, 237 мең йомырка, 524,5 т бәрәңге, 284,4 т яшелчә, 86 т шикәр комы, 8,4 т карабодай һәм 26,3 т башка төрдәге ярмалар, 76,3 т он, 435,1 ашлык һәм катнаш азык алып киленгән иде. Иң күп соралучы продуктлар: ит, сөт, сыер мае, сыр, ашлык һәм йомырка.

Быел ярминкәдә бәрәңгенең бәясе 8-9 сум, кәбестә, суганның килограммы 10-11 сум. Сыер ите 220-230, ә дуңгыз ите 190 сум тора. Җитештерүчеләрдән 1 литр сөтне 18 сумга сатып алып була иде. Ә ярмаларга килсәк, бер килограмм карабодай 28-30 сумга сатылды.

Бу көнне шәһәр буенча ярминкәләргә 37,2 млн. сумлык продукция алып киленгән. Товар ташуда 574 машина хезмәт күрсәткән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International