Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Ветераннар советының Татарстан кошчылык сәнәгате оешу көненә багышланган утырышы узды

2019 елның 31 июле, чәршәмбе

Бүген  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгында  Ветераннар  советының Татарстанның  кошчылык   сәнәгате    оешу  көненә  багышланган   утырышы  узды.     Чарада  Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрының  беренче    урынбасары    Николай Титов, Татарстан  Республикасы АПКның Ветераннар  советы  рәисе    Марс Алиев һәм кошчылык  тармагы   ветераннары  катнашты. 

«Татарстанда  бүгенге  көнгә    18,8 млн баш  кош-корт исәпләнә.  2019 елның  1 яртыеллыганда  республикада  – 756,5 млн йомырка, 105,1 мең  тонна  кош  ите  җитештерелгән, - дип,  тармак  яңалыкларын җиткерде     Николай Титов. – Республикада  бу  тармак  ел  саен  5-6%лы  уңай  динамика  белән  уңышлы  алга  бара”.   Очрашу  барышында  шулай  ук  кош  ите  җитештерүнең  заманча    технологияләре,  әзер  продукцияне   экспортлау һәм  тармакның  киләчәгк  турында  фикер алыштылар

«Авыл  хуҗалыгының  бу  тармагына  ныклы   нигез  салган  ветераннар  -  безнең  горурлыгыбыз», - диде   Николай Титов, ул  шулай  ук  Ветераннар  советына  да  алар  башкара  торган нәтиҗәле  эш  өчен  рәхмәт  белдерде, аларның  һәркайсына саулык һәм  иминлек  теләде.  

Татарстан  Республикасы АПКның    Ветераннар  советы  рәисе  үз чипратында  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры Марат  Әхмәтовка  һәм Министрлыкка  Ветераннар  советына  һәрьякларп ярдәм  күрсәтүләре  өчен  рәхмәт  белдерде.    «Без бер ветеранны  да    игътибарсыз калдырмаячакмыз,  моның  өчен      бөтен  көчебезне куячакбыз», - диде утырыш  азагында  Марс Алиев.

Искәртеп  узабыз,  һәр эш көнендә 9.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр   Федосеев ур.,  36 йорт адресы  буенча  ветераннарны  кабул  итү  оештырылган.    Тулырак  мәгълүмат  алу  өчен    8(843)221-77-97 телефонына  шалтыратырга  мөмкин һәм    электрон почта  veteran_apkrt@mail.ru  аша  да  мәгълүмат  алырга  була. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International