Тукай районында мәктәп укучылары сыерлар көтүе көтәләр һәм ашлык чистарту линиясендә эшлиләр

2019 елның 29 июле, дүшәмбе

Тукай  районының   «Ярыш» хуҗалыгында, Татарстанның  барлык  башка  районнарындагы  кебек,    урып-җыю  эшәренә  тотындылар.  Хуҗалык   механизаторларына   1600 гектарда  уңыш  җыясы  була.  Уракта  КСУ  чапкычы,     Акрос, Полесье маркалы комбайннар һәм ике   Дон комбайны  эшләячәк.  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы    комиссиясе  барлык  техниканың  урып-җыюга  әзерлеген  раслады.    Һәр  комбайнга    үзенең  механизаторы һәм ярдәмчесе  беркетелгән.   Комбайнчылар ярдәмчеләренең  йөртү  таныклыгы  һәм  кырда  эшләү  тәҗрибәсе  бар.   Җитәкче  сүзләренә  караганда,  бу  ел  аеруча  үзенчәлекле,  шуңа  күрә  урып-җыю вакытында  һәр  минут  кадерле.    Һәм  эшнең  нәтиҗәсе  кадрларның  һөнәри  осталыгына  һәм  тәҗрибәсенә  турыдан-туры  бәйле.  
Хәзерге  вакытта  ындыр  табагында  бик  кызу  чак.  Хуҗалык  хезмәткәрләре  беренче  яңа  уңышны  кабул  итәргә  җыеналар.   Киптерү,  ашлык  чистарту  җайланмаларының  төзеклеген  тагын  бер  кат  тикшереп  алдылар.  Хуҗалык  җитәкчесе     Рәсим Шәйхаттаров  сүзләренә  караганда, ашлыкның  дымлылыгы  югары.  Димәк,  ашлык  киптерү  җайланмалары  тулы  куәткә  эшләячәк.   
Мондый  кызу  эш  вакытында  мәктәп  укучылары  да  читтә  калмый.  Урып-җыю чорына  хуҗалыкка  эшкә  алынган  12 укучыдан  җидесе   ашлык  чистарту  линиясендә  эшләячәк.   Калган  бишесе  шулай  ук  җаваплы  эшләрдә  булачак.  Алар  сыер  көтүен  көтәләр.     Эрнест Шәрипов, Роберт Адиев, Руслан Карпов бу  эштә  беренче  ел  гына  түгел  инде.  Алар арасында  дүртенче  җәен  эшләүчеләр  дә бар.   Шул  вакыт  эчендә  алар  көтү  көтүнең  барлык  нечкәлекләренә  төшенделәр.    «Бу бик  җаваплы  эш.  Һәр  сыерның  холкын  белергә,  аларны  күздән  югалтмаска,  артыгын  ашамасын,  эчмәсен  өчен  гел  күзәтеп  торырга  кирәк», – диләр  балалар. 
Яшь белгечләрнең эшен  бәяләү  дә  түбән  түгел.  Айлык  хезмәт  хакы  20  мең  сум  тәшкил  итә.  Бу  акчаларга  һәркайсының  үз  планы  бар:  «Июнь өчен  беренче  хезмәт  хакын  алдым  инде.  Әмма мин аны  тотмыйм әле,  җыям.  Заманча    скутер алырга  хыялланам», – дип,  шатлыгын  бүлеште  14 яшьлек   Эрнест Шәрипов.
«Ә мин  әти-әнигә  булышырга  телим.  Алар    кредит түлиләр, шуңа  күрә  гаилә  бюджетына  үземнән  дә  өлеш  кертергә  уйлыйм», – дип  сөйли   16 яшьлек  Роберт Адиев.
«Эшләп  алган  акчаларга  яңа  уку  елына  үземнең өс-башны  яңартырга  уйлыйм. Ике  ай  эшлим дә,  мәктәпкә  кирәкле  әйберләр  алам», – дип,  үз  планнары  белән  бүлеште    Руслан Карпов.
Хуҗалык  җитәкчесе  сүзләренә  караганда,  мәктәп  укучыларын  эшкә  урнаштыру – бик  мөһим  чара  ул.  Балалар мәктәп  елларыннан  ук  авылда  эшнең  нинди  катлаулы  һәм  җаваплы  булуын  күреп һәм  белеп  үсәләр.    Авыл   һөнәрләренә ихтирам арта,  үзләренең  фикерләре  барлыкка килә.   Ә иң мөһиме,   кадрлар  мәсьәләсе  хәл  ителә
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International