Марат Әхмәтов: без комбайнчылар арасында Татарстан Республикасы Президенты призларына конкурс игълан итәбез

2019 елның 29 июле, дүшәмбе

Татарстанда  бу  ел  урып-җыю эшләрендә  катнашучы  комбайнчылар арасында  Татарстан  Республикасы  Президенты  призларына  конкурс  игълан итәргә  хәл  ителде.  Бу  хакта  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  Марат  Әхмәтов   27 июльдә  Татарстан  Республикасы Хөкүмәте Йортында  узган  киңәшмәдә  әйтте.  

Барлык  муниципаль районнар  белән  видеоконференция режимындагы  киңәшмәне  Татарстан  Республикасы  Премьер-министрының  беренче  урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин үткәрде. 

Сезонлы  кыр  эшләренең  барышы  турында  сөйләгәндә,  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы  башлыгы, урып-җыю кампаниясендә    «комбайнчыдан  бик  күп  нәрсә тора», дип  билгеләп  үтте,  шулай  ук   механизаторларның  хезмәт  нәтиҗәләрен  кызыксындыру  эшнең  сыйфатын   арттыра һәм  урып-җыюның  барышын  да  тизләтә,  диде  ул.  

«Республиканың  барлык  хуҗалыкларында  комбайнчыларны, механизаторларны  һәм  машина  йөртүчеләрне  матди  кызыксындыру  чаралары  эшләнүе  сөендерә,  әлбәттә,  күпчелек  районнар  [муниципалитетлар] башлыклары  тарафыннан  шулай  ук  бүләкләү  чаралары  эшләнгән», – дип,    хәбәр  итте  министр.

«Быел  да,  узган  еллардагы  кебек,  комбайнчылар арасында  Татарстан  Республикасы  Президенты     призларына    республика  конкурсын игълан итәбез», – диде  Марат  Әхмәтов.

Шуңа  бәйле  рәвештә,  нотыкчы  муниципаль районнары  комбайнчыларның  хезмәт  җитештерүчәнлеген  объектив   исәпкә  алып  барырга  һәм  белешмәләрне  вакытында  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгына  җибәрергә  кушты.  

Моннан  тыш,  Арча  районында  комбайнчыларны  суктырылган  ашлык  күләме  буенча  атна  саен  премияләү  булачак,  2  мең  сумнан   биш  премия  каралган.  Моннан  тыш,  урып-җыю йомгаклары  буенча  алдынгы  комбайнчыларга  10  мең  сумнан  20  премия  каралган.    

Шулай  ук суктырылган  ашлык  күләме  буенча   2шәр  мең  сумлык  атналык  премия   Балтач  районында да  каралган.  Алдынгы  машина  йөртүчеләр өчен  атналык  премия  1  мең  сум  тәшкил  итә. 

Зәй  районында  600 тонна  ашлык  суктырган  комбайнчыларны  1  мең  сумлык  премия  белән  бүләкләүне  планлаштыралар,    1200 тоннага – 1,5 мең сум,   2000 тоннага – 2,5 мең  сум.  Урып-җыю  кампаниясе  йомгаклары  буенча  иң  яхшы  комбайнчыларны  бүләкләү  өчен    100 мең  сумнан 8 премия  каралган. 

Урыннарда  иң  яхшы  механизаторларны  бүләкләүгә болар  аерым  мисаллар гына. Урып-җыю эшләрендә  катнашучыларны  кызыксындыруның  шундыйрак  чаралары   Лениногорск, Ютазы районнарында,  шулай  ук  республиканың  башка  муниципаль районнарында  да  каралган.   

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International