Николай Титов: Халыкның иминлеге Россия авыл хуҗалыгы күзәтчелегенең һәм Ветеринария идарәсенең оешкан төстә эшләвенә нык бәйле

2019 елның 25 июле, пәнҗешәмбе

Бүген  Россия  авыл  хуҗалыгы  күзәтчелегенең (Россельхознадзор) Татарстан  Республикасы буенча  Идарәсе    Татарстан  Республикасы Министрлар Кабинетының  Баш  ветеринария  идарәсе  белән  берлектә    агымдагы  елның    II кварталында  Идарәләрнең  хокук куллану  практикасы нәтиҗәләрен  гавами  тыңлауны  үткәрде.   Чара  Идарә  җитәкчесе   Нурислам Хәбипов  рәислегендә  узды.  Гавами тыңлауларда  шулай  ук  Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрының  беренче   урынбасары   Николай Титов,  Татарстанның  фермерлар  һәм   крестьян хуҗалыклары ассоциациясе рәисе Камияр  Байтемиров,  Россельхознадзорның Киров  өлкәсе  һәм Удмуртия  Республикасы  буенча  Идарәсе Сергей Беляев,  Татарстан  Республикасы Министрлар Кабинетының  Баш ветеринария идарәсе  башлыгы  урынбасары    Айрат Гәрәев, шулай  ук     федераль һәм республика    структуралары  һәм массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре  катнашты.    

Чараны  ачып,   Николай Титов ике  хезмәтнең  оешеан  төстә  эшләвен  билгеләп  үтте.    «Татарстанга  якын  төбәкләрдә  еш  кына  хайваннар арасында  төрле  авырулар    чыганаклары  барлыкка килә.      Мәсәлән,  бу  елның  җәй  башында  Түбән Новгород һәм     Ульян  өлкәләрендә    АЧС (Африка дуңгызлар  чумасы) чыганаклары  теркәлде.   Без  ике  араны  тимер  диварлар белән  чикли  алмыйбыз.  Тормыш  – ул  даими  хәрәкәт.  Безнең  республика халкының  иминлеге   әлеге  ике  хезмәтнең  оешкан  төстә  эшләвенә,  аларның даими  контроленә   нык  бәйле», - дип,  игътибарны  юнәлтте  министрның  беренче  урынбасары.  

 Николай Титов шулай  ук  халыкка  дөрес  мәгълүмат җиткерүнең  дә  мөһимлеген  билгеләп  үтте һәм  массакүләм мәгълүмат чаралары  адресына  үз  эшләрен  җиренә  җиткереп  һәм намуслы  башкарулары  өчен  рәхмәт  белдерде.  

 «Меркурий» системасы турында  сөйләгәндә,  Николай Титов,  бу  системаны  гамәлгә  кертүнең беренче  этабында  аны кабул  итүнең  җиңел  булмавын  билгеләп  үтте,  әмма,  ахыр  чиктә,  ул  азык-төлек  продуктларын    фальсификацияләүдән  саклый,  диде  ул.    «Халык  торган  саен  күбрәк    натураль  продуктлар  ягына  борыла һәм  аның  үзе  сайлаган  продукциянең  сыйфатлы  һәм  чын  булуына  ышынычы  нык  булырга  тиеш.   Һәр    фальсификация  очрагын  без   ЧП итеп  кабул  итәргә  тиеш», - диде министрның  беренче  урынбасары,  шулай  ук  матбугат  вәкилләре  ягына таба борылып. 

Чара  барышында  шулай  ук  республикага  терлекләр  һәм  кош-кортлар  кайтару  белән  шөгыльләнүче  эшкуарларга  мондый кайтаруның  катгый  рәвештә   Ветеринария  идарәсе  белән  килештерелгән  булырга  тиешлеген искәртте,  бу  бигрәк  тә  Корбан Бәйрәменә  әзерләнү  чорында  бик     актуаль,  ул  быел  11  августта  уза.  

Гавами  тыңлаулар ахырында  бүгенге  көнгә  актуаль  булган  мәсьәләләр  буенча  фикер алышу булды һәм  анкеталау башкарылды.    

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International