2019 елның I яртыеллыгында Россия буенча барлык категория хуҗалыкларда сөт җитештерү 15267,7 мең тонна булды. Бу узган елның шушы чорына караганда 209 мең тоннага (+1,4%) күбрәк.

2019 елның 25 июле, пәнҗешәмбе

2019 елның  I яртыеллыгында    Россия  буенча  барлык  категория  хуҗалыкларда  сөт  җитештерү      15267,7 мең тонна  булды. Бу узган  елның  шушы  чорына  караганда   209  мең  тоннага  (+1,4%) күбрәк. 

Сөт  күләмен  иң  күп  арттыручылар  арасында:    Воронеж  (+46,1  мең  тонна), Белгород (+32,7  мең  тонна), Калуга  (+25,5  мең  тонна), Киров  (+21,9  мең  тонна), Төмән (+15,5  мең  тонна) өлкәләре, Удмуртия Республикасы (+18,2  мең  тонна) һәм Татарстан  Республикасы   хуҗалыклары  (+16,2  мең  тонна).

Республикада  бүгенге  көндә  авыл  хуҗалыгы  оешмаларында  тулаем  тәүлеклек савым     4 мең  тоннага  якын  тәшкил  итә, бу  узган  елның  шушы  чорына  караганда    145 тоннага  (+3,8%) күбрәк.  

Шуны  да  әйтергә кирәк,  сөт  терлекчелеге  Татарстан агросәнәгать комплексының өстенлекле  юнәлешләреннән  берсе һәм республикада  сөт  җитештерү  һәм  сатуга   Министрлык  тарафыннан  күрсәтелә  торган  чаралар  комплексы  аркасында  уңай  нәтиҗәләр  күзәтелә.  

Татарстан  Республикасы буенча  савым һәм  сөт  сату  турындагы  оператив  мәгълүмат  белән  безнең  сайтта «Оператив мәгълүмат бүлегендә  танышырга  мөмкин.   

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International