Татарстанда урып-җыю эшләрен оештыру буенча зоналап үткәрелә торган семинарлар эшли башлады

2019 елның 24 июле, чәршәмбе

Бу  атнада   Татарстанда  урып-җыю эшләрен оештыру, көзге  культураларны  чәчү,  туфракны  төп  эшкәртү,  орлык  салу    буенча  Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  урынбасарлары  Илдус Габдрахманов һәм      Тәлгать  Таһирҗанов җитәкчелегендәге    зона  семинарлары  башланды.   Семинарлар эшендә  районнар  башлыклары,  авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  идарәләре  башлыклары,  “Россельхозцентр”ның  Татарстан  Республикасы  буенча  идарәләре  белгечләре, авыл  хуҗалыгы  предприятиеләре һәм  КФХ җитәкчеләре,  шулай  ук  хуҗалыклар    агрономнары  актив  катнаша. 

Беренче  семинар  23  июльдә Тәтеш  районында  узды.  Чара  кысаларында  кунакларны  бөртекле  культураларның һәм  шикәр  чөгендеренең  105 сорты һәм  гибридының    конкурс  буенча сынау  узган  нәтиҗәләре  белән  таныштырдылар.  Анннары  семинарда  катнашучылар  партнер-компанияләрнең    экспозицияләрен  карадылар  һәм  туфракны  төрле  тирәнлектә  эшкәртү  алымнарын  өйрәнделәр.  Экспозициядә  заманча,   югары  җитештерүчәнлекле 56 техника бар иде.      

Икенче   семинар бүген  Чистай  районында  узды.  Чара  барышында  аграрчылар  2019 елгы  уңышны  урып-җыюны  башкару  тактикасы  һәм  агымдагы  елда  көзге  чәчү  үзенчәлекләре,  культураларның  сортларын  сайлау,  орлык  материалы  һәм  туфракны  әзерләү  буенча  фикерләштеләр,  шулай  ук  техника  күргәзмәсен карадылар.  

Иртәгә,  25 июльдә,  семинар   Актаныш  районында  узачак,  ә  26  һәм  30  июльдә  - Арча һәм Кукмара   районнарында.  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы  хуҗалыклар  агрономнарын  һәм  барлык  кызыксынучы  затларны   семинарларда   актив катнашырга  чакыра. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International