Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан 2019 елда грант алучылар үз проектларын актив рәвештә гамәлгә ашыруга керештеләр

2019 елның 23 июле, сишәмбе

Бу  елның  язында  һәм  җәй  башында  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгында  авыл  хуҗалыгы  кулланучылар  кооперативларына, яңа  эш  башлаучы  фермерларга һәм  гаилә  фермаларына грантлар  бирү  буенча  конкурслар  узды.    Конкурс   комиссияләренең  утырышы Интернет  челтәрендә  турыдан-туры  трансляцияләү  юлы  белән  ачык  режимда  узды. Грант алучыларга  акчалата сертификатлар тантаналы  рәвештә  Татарстанда Кыр көне – 2019  чаралары  узганда  тапшырылды.   Шуннан соң әле  бер  айга  якын  гына  вакыт үтүгә  дә карамастан,   грант алучылар   үз  проектларын  актив  рәвештә  гамәлгә  ашыруга  да  керештеләр.  

Мәсәлән,    Алексеевск районыннан  Мансур Җиһаншин Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгыннан    3 миллион сум  күләмендә  грант алды,  ул  аны  ит  терлекчелеге  юнәлешен  үстерүгә  тотуны  планлаштырган  иде,  бүгенге  көнгә 63  баш  үгез  сатып   та  алган  инде.  Якын  арада  бу  сан  йөзгә  җитәчәк, грант шартлары  шуны  таләп  итә.   3 млн. сумга,  терлек  сатып  алудан тыш,  шулай  ук  азык  сатып  алырга  була  һәм  КФХның  фермада  эшли  торган  өч  хезмәткәренә хезмәт  хакы  түләргә  җитә.    

Шуны  әйтергә  кирәк,  фермада  заманча  технологияләр  кулланыла:  аның  тирәсе    «электрон көтүче»  системасы  белән  тотып  алынган. Ферма тирәсе  буйлап  ток  уза  торган  чыбыклар  сузылган.    Аның  көче бик  зур  түгел,  терлекләр  өчен  зыянлы  түгел, әмма  чыбыкка  кагылганда  дерелдәтеп  алырга  мөмкин.  Шуңа  күрә  бер  мәртәбә “пешкән” хайван   кабат аңа  кагылмаска  тырыша.  

«Азык  белән  без  үз-үзебезне  тәэмин  итәбез, - дип  сөйли  фермер. – Безнең  арендада  10 гектарга  якын   җиребез  бар, анда  печән  өчен  күпьеллык   үләннәр  үстерәбез.  Шулай  ук  ашлык  та  үсә.   Хуҗалыкта   ашлык  җыю  комбайны, КамАЗ, ике трактор бар. Хәзер  ферманы  төзекләндерү  белән  шөгыльләнәбез: корпусларга   ремонт ясыйбыз,  киртәләрне  буйыйбыз, төзәтәбез,  ферма  эчләрен  агартабыз. Эш җитәрлек».

Бу  мәшәкатьле  эштә  КФХ  башлыгына  кияве   Ленар Сунеев булыша, фермер  әйтүенчә,        «төп  булышчы» – өч  яшьлек  онык  Якуб. Бабасы  белән  ул  рәхәтләнеп  ферма  буйлап  чаба,  бозаулардан,  үгезләрдән  дә  курыкмый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International